Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рөстәм Нәбиев: Үләм икән дип уйлаган идем

Хәбәр итүебезчә, билгеле блогер Рөстәм Нәбиев шушы көннәрдә Килиманджаро тавына менде. Бу тауга менү минем өчен иң авыры булды, диде ул. Чынлап та, куллар белән тауны яулау җиңел эш түгел – организмга зур көч килә. 11 декабрьдә Рөстәмнең дә хәле кинәт начарая. Үзе әйтүенчә, тән температурасы кисәк кенә 40 градуска кадәр күтәрелгән, калтырана, эче нык итеп авырта башлаган.

“Чынлап та, үләм икән дип уйлаган идем. Хәлем шулкадәр начар иде ки: хәтта узган ел төзегән васыятьнамә турында Индираның исенә төшердем. Ике сәгать эчендә тормыш белән хушлашырга өлгердем. Дустым Тимурга “Тормышка матур нокта куйдым. Матур китәм, таулар белән китәм” дип әйтергә дә өлгердем”, – дигән Рөстәм Нәбиев.   Табиблар аңа төгәл диагноз куя алмаган, әмма ярдәм итә алганнар. 4 сәгать дигәндә аның хәле яхшырган. Бераздан инде отельгә кайтарганнар. Бөерләрдә ташлар кузгалган булырга ихтимал дигән фараз булган. Ләкин тикшерүләрдән соң бу диагноз расланмаган. 

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев