Саба кызлары XXI нче балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр басмасы “Алтын каләм”  Республика фестивалендә катнаштылар
Кичә, бүген, иртәгә

Саба кызлары XXI нче балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр басмасы “Алтын каләм” Республика фестивалендә катнаштылар

27нче июньнән 1 июльгә кадәр XXI нче балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр "Алтын каләм" Республика фестивале булып узды.

Журналистиканың татар, рус матбугате, радио- телевидение , PR, дизайн өлкәләрендә, Татарстан Республикасының 25 районынан килгән укучылар көч сынаштылар .Бәйгедә районыбыздан 2 укучы катнашып,татар матбугаты өлкәсендә , Завод-Нырты урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Гөлгенә Ильшат кызы 3 нче дәрәҗәдәге диплом белән һәм Явлаштау урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Галиева Гөлинә Рөстәм кызы сертификат белән бүләкләнделәр. Кызларга киләчәктә дә иҗат уңышлары теләп калабыз.

Нет комментариев