Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәмәрдән мәдәният йорты директоры Раушания Илдус кызы Хаҗиева: "Сәхнә - минем сулышым"

Затлы, гади, ихлас, хыялый, иҗадый, үз эшенә бирелгән, оста оештыручы. Язмам герое - Шәмәрдән мәдәният йорты директоры Раушания Илдус кызы Хаҗиевага хас асыл сыйфатларны бик күп санарга була.

Шулар өстенә ул үзенең коллективын бербөтен итеп саклаучы җитәкче, халыкка мәдәният нурын таратуда армый-талмый хезмәт итүче оста белгеч. Күңелләрне яктыртучы әлеге якты нур халыкка барып җиткәнче мәдәният хезмәткәрләреннән күп­ме көч, илһам, тырышлык, иҗадыйлык сорала. Раушания ханым үзе әйткәнчә, әлеге хезмәттә җаваплылык хисе тойган кеше генә эшли ала. Әлбәттә, эшеңә фанатларча бирелгән булуың мөһим. Нәкъ менә Раушания ханым кебек.

«Сәхнә-минем сулышым, яшәү рәвешем. Сәхнәдә ниндидер сихри көч бар. Ул миңа һава кебек кирәк», - ди гомеренең 18 елын мәдәнияткә багышлаган җитәкче. Сәхнәгә тартылу аңа нәсел чылбыры буенча - Сабада оркестрда уйнаган Нурулла бабасыннан ук килә. Мәрхүм әтисе Илдус абый оста гармунчы булып сәхнәгә чыкса, әнисе Рәхимә ханым бик матур җырлый. Җырлы-моңлы гаиләдә үскән кызның сәнгатькә гашыйклыгы гаҗәп тә түгел. Мәктәптә укыганда Рәисә Имамиева җитәкләгән вокаль, халык уен кораллары ансамбльләрендә, драмтүгәрәктә, бию белән шөгыльләнгән кызны сихри дөнья үзенә тарта.

Мәктәпне тәмамлагач, ул театр училищесына укырга керергә хыяллана. Әмма әтисе артист кешенең тормышы җиңел түгеллегенә ышандыра. Кыз педагогия училищесын тәмамлый. Әмма күңелдә сәхнәгә тартылу хисе генә сүнми. Шәмәрдәннең «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Раушания Илдус кызының сәләтен, сәнгатькә омтылышын күреп, 1999 елда клуб мөдире итеп билгелиләр. Ул кабул итеп алганда иске генә, бернинди уен кораллары булмаган бинада эшне кайдан башларга дигән сораулар аңа алда торган киртәләрне җиңә белергә, максатларга ирешүдә зур этәргеч була. Яшь җитәкче җиң сызганып эшкә керешә.

2001 елда бар уңайлылыклары булган мәһабәт бина сафка баса. Бүген Шәмәрдән мәдәният йорты эшчәнлеге, сәнгати көче белән республика күләмендә югары бәяләнә, аның үз урыны, үз йөзе бар. Берничә ел рәттән «Иң яхшы мәдәният йорты» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булып, әлеге үрләрне сак­лап, халыкка хезмәт итәләр. «Иң матур гөлбакча» рес­публика конкурсында Гран-при яулау да тирә-юньне яшелләндерүдә тагын да рух, илһам гына өсти. Район буенча да беренчелекне бирмиләр. «Барлыгы 16 кешене берләштергән коллективым белән горурланам мин. Һәрберсе үз эшенең остасы. Мәдәният эшендә сәгать белән исәпләшеп булмый, хыялый, хисле булсаң гына уңышларга ирешеп була. Уртак хыял-максатлар, идеяләр белән эшләгәч уңышларыбыз зур», - ди Раушания Хаҗиева. Ә яулаган үрләрне санасаң, бик озынга китәр иде. Мәдәният йортында 20 клуб берләшмәсе эшли. «Акварель» бию төркеме, «Хыял» ансамбле - халык коллективлары исемен алуы үзе үк сәнгатьнең нинди югарылыкта булуына дәлил. «Шаяннар, тапкырлар мәҗлесе» (КВН) төркемнәре Гран-при, чемпион исемнәре яуладылар. «Нур», «Кыек шәүлә» театраль төркемнәренең уңышлары зур.

Язманың дәвамын газетабызда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев