3 февраль 2017 яңалыклары
-
Шәмәрдән мәдәният йорты директоры Раушания Илдус кызы Хаҗиева: "Сәхнә - минем сулышым"
Затлы, гади, ихлас, хыялый, иҗадый, үз эшенә бирелгән, оста оештыручы. Язмам герое - Шәмәрдән мәдәният йорты директоры Раушания Илдус кызы Хаҗиевага хас асыл сыйфатларны бик күп санарга була.
-
WhatsAppта яңа функцияләр барлыкка киләчәк
Тиздән WhatsApp мессенджерында җибәрелгән хәбәрне юкка чыгару һәм үзгәртү функциясе барлыкка киләчәк. Бу хакта Daily Telegraphка сылтама ясап, ТАСС хәбәр итә. Хатны алучы хәбәрне ачып укыганчы ук, аның эчтәлеген үзгәртеп, я булмаса аны бөтенләй юкка чыгарып булачак дип хәбәр ителә. Моннан тыш, WhatsApp аралашу вакытында әңгәмәдәшеңнең хәзер төгәл кайда булуын...
-
Март – салкын, июнь – яңгырлы, июль коры булачак
Көннәр кайчан җылытыр икән? Иртәгә тагын суык булырмы? Телевизордан "Хәбәрләр" тапшыруын караганнан соң, һава торышы турындагы мәгълүматны көтеп ала торган булдым. Күңелне җылытырлык сүз әйтмәсләрме янәсе. Аларның сүзләренә караганда, шимбә-ял көнне тагын суыта. Көндез 18 градуска кадәр суык булачак. Әби-бабайлардан гына ишетеп белгән 40 градуслы суыклар булмаса да, бер өйрәнмәгәч,...
-
Татарстанда кабат фаҗига: юл һәлакәтендә танылган актрисаларның гомерләре өзелгән [+фото]
Бүген сәгать 7.30 С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артистлары, Татарстанның атказанган артисты Гәрәева Эльмира Хәмәтхәлил кызы, артистка Әхмәтхәнова Эльмира Илфак кызы, фаҗигале төстә һәлак булды. Артистларны озату 4 февраль көнгә билгеләнгән. Вакытын һәм урынын өстәмә хәбәр итәрбез, диелә театр сайтында. Эльмира Гәрәева 1975 елның 1 июлендә Минзәлә районы...
-
Коточкыч хәл: дуңгыз колбасаларында һәм шпикта Африка чумасы вирусы геномнары ачыкланган, игътибарлы булыгыз
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе агымдагы елның 24 гыйнварында җаваплылыгы чикләнгән "Юбилейный" ит комбинатында (Саратов шәһәре) җитештерелгән колбаса әйберләрендә һәм җаваплылыгы чикләнгән "Дымок и К" җәмгыятеннән (Энгельс шәһәре) китерелгән тозлы шпикта дуңгызларда була торган африка чумасы вирусы геномнары ачыклануы турында белдерә. Шул уңайдан Идарә "Юбилейный" ит комбинатында, "Дымок и К"...
-
Медики назвали самые бесполезные при ОРВИ лекарства
Названо 15 самых бесполезных лекарств, которые довольно распространены при лечении простудных заболеваний. Список препаратов-пустышек опубликовали на сайте MedRussia.org. На первом месте по бесполезности находится «Арбидол». По словам медиков, эффективность препарата до сих пор не доказана. Дальше следуют противовирусные препараты «Амиксин», «Ингавирин», «Кагоцел» и «Оциллококцинум». Также в списке бесполезных лекарств значится...
-
Сабалылар, игътибар: кемгә бушлай юридик ярдәм кирәк?
"Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү" Федераль законы нигезендә бушлай юридик ярдәм алырга хокуклы гражданнар тәгаенләнде. Менә алар - әлеге хокукка ия булучылар: I һәм II группа инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Федерациясе Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, РФ Хезмәт Геройлары һәм башка категория гражданнар. 2016 елның...
-
Васил Гарифуллин исемендәге Саба районы күләмендә уздырыла торган "Серле каләм" бәйгесенә йомгак ясалды [фоторепортаж]
-
Халык җыеннары дәвам итә: Чулпыч авылына ипи китертүне оештыру, мәктәп янында машиналар кую өчен стоянка булдыру һәм башка мәсьәләләр...
Бу көннәрдә үткәрелгән халык җыеннарында күтәрелгән сораулардан чыгып авыл һәм шәһәр җирлекләрендә 2017-2018 елларда хәл ителергә тиешле җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр формалаша. Сорауларны Олы Шыңар мәдәният йортына килүчеләр күп бирде. Чулпыч авылына ипи китертүне оештыру, мәктәп янында машиналар кую өчен стоянка булдыру, Ике Шыңар арасындагы олы юлга "җәяүле сукмагы" билгесе...
-
Иске Икшермәдә яшәүче кыз, гаиләсеннән аерылып, үз теләге белән «Тургай» приютына урнашты
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында барлыгы 14 материал тикшерелде. Административ беркетмәләрнең бишесе бала тәрбияләүдә үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән ата-аналарга карата төзелгән иде. Сабада күпбалалы йортта санитар-гигиена кагыйдәләре үтәлмәве, балаларга тормыш-көнкүрештә тиешле шартлар булдырылмавы өчен әни кеше комиссия алдында җавап тотты. Ул тиз арада йортны тиешле...