Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Икшермәдә яшәүче кыз, гаиләсеннән аерылып, үз теләге белән «Тургай» приютына урнашты

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокук­ларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында барлыгы 14 материал тикшерелде. Административ беркетмәләрнең бишесе бала тәрбияләүдә үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән ата-аналарга карата төзелгән иде. Сабада күпбалалы йортта санитар-гигиена кагыйдәләре үтәлмәве, балаларга тормыш-көнкүрештә тиешле шартлар булдырылмавы өчен әни кеше комиссия алдында җавап тотты. Ул тиз арада йортны тиешле...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокук­ларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында барлыгы 14 материал тикшерелде. Административ беркетмәләрнең бишесе бала тәрбияләүдә үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән ата-аналарга карата төзелгән иде. Сабада күпбалалы йортта санитар-гигиена кагыйдәләре үтәлмәве, балаларга тормыш-көнкүрештә тиешле шартлар булдырылмавы өчен әни кеше комиссия алдында җавап тотты. Ул тиз арада йортны тиешле таләпләргә китерергә ышандырды. Саба гимназиясенең үзара аңлашылмаучанлык сәбәпле комиссиягә профилактик учетка куелган дүрт укучысы гимназия җитәкчелегенең уңай характеристикасына нигезләнеп учеттан төшерелделәр. Шәмәрдән лицее дирекциясенең әлеге белем бирү учреждениесендә укучы баланың туклану өчен 3000 нән артык бурычы җыелу хакындагы гаризасы каралды. Әлеге мәсьәлә буенча материал тикшерелеп, ана кеше тиз арада бирәчәкне түләп бетерергә ышандырды. Әлеге гаилә социаль яклау тернәкләндерү консилиумы (МСРК) гаризасы нигезендә ведомствоара учетка куелды. Иске Икшермә авыл җирлегендә яшәүче кызның гаилә мөнәсәбәтләре сәбәпле, вакытлыча «Тургай» приютына урнаштыруны сораган шәхси гаризасы тикшерелеп, үтенече канәгатьләндерелде. Утырышта шулай ук төрле тәртип бозулар сәбәпле профилактик учетта торган яшүсмерләргә аерым җәмгыять тәрбиячеләре билгеләнеп, контрольнең тагын да катгыйланачагы җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев