Урманнанмы, кибеттәнме? Чыршы сайлаганда бу киңәшләр комачау итмәс
“Ниндиен куябыз?” Яңа ел җиткәндә, шушы сорау һәр өйдә дә яңгырыйдыр ул. Сүз, әлбәттә, чыршы турында бара.
Нәрсәгә игътибар итәргә?
Ни өчен кеше хәзер күбрәк ясалма чыршыга өстенлек бирә соң? Беренчедән, чын чыршының энәләре коелучан була. Вакыт узуга аның чүбе бөтен җиргә тарала башлый. Икенчедән, табигатьне саклыйм, агач кисмим, дигән кешеләр чын чыршы куймый. Өченчедән, берничә көн өчен генә чын чыршы сатып алырга акчасын кызгана. Ясалма чыршыны исә бер сатып аласың да тагын күп еллар кулланасың. Саклап тота белсәң, билгеле. Дүртенчедән, өйдә аллергиядән интегүчеләр булса, чын чыршыдан ераграк торырга туры килер.
Иң элек ясалма чыршыны сайларга өйрәнергә кирәк. Дөрес сайланмаган ясалма чыршы хәтта сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Сатып алганда менә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк: ылысның нинди материалдан ясалуы һәм аның төсе, агачның тышкы кыяфәте һәм ботакларның торышы, озынлыгы һәм чыршының аскы өлешенең диаметры.
Ылыс. Кешене киемгә карап каршы алсалар, ясалма чыршыны – ылысларына карап. ПВХдан ясалганнары чыршының нык, чыдам һәм бәя ягыннан да отышлы төре санала. Әмма алар үзләренең ясалма булуын яшерми, андый чыршы чын Яңа ел чибәркәен алмаштыра алмаячак. Лескадан ясалган чыршы күбрәк наратка охшаган. Аның энәләре озын, аларны бөгеп булмый. Мондый чыршы бик йомшак һәм калын була. Бәя ягыннан да бик кыйммәт түгел. Кәгазьдән эшләнгән ясалма чыршылар да бар. Аларның бәясе дә арзан. Тик мондый чыршыга гирлянда, шәмнәр куярга һич ярамый: ут кабу куркынычы бар! Иң кыйммәт һәм чыдам ясалма чыршы булып резинадан ясалганы (“литая елка”) тора. Аның һәр ботагы полиэтиленнан эшләнә, шул рәвешле әлеге ясалма агач чын чыршыга бик охшаган булып җыела. Ылыслары да чәнечкеле түгел. ПВХдан ясалган чыршы 10 елдан артык саклана, резинадан ясалганы – 50 елдан артык. Стандарт фатирлар өчен чыршының озынлыгы 1,5–2 метр була.
Онытмагыз! Теләсә нинди товарны сатып алганда, аның сыйфат сертификатына игътибар итү кирәк. Бу кагыйдә ясалма чыршылар өчен дә бар. Сатучыдан сертификатны сорап алыгыз. Анда чыршының нинди материалдан эшләнгәне һәм бүтән сыйфатлары языла. Чыршының ботакларын карап, капшап чыгыгыз. Энәләр ныкмы икәнне тикшерү өчен, ылыс ботакларын кирегә сыпырып карау да җитә. Энәләр коелып төшә икән, бу инде – чыршыны алмаска дигән сүз. Ясалма чыршының исе дә күп нәрсә сөйли. Яхшы, сыйфатлы материаллардан эшләнгәненнән ис килмәячәк.
Саклыйбыз
Синтетик полимер материаллардан ясалган чыршыны коры, караңгы урында, нульдән югары булган температурада саклыйлар. Ясалма агачны балконда саклау килешмәс. Аңа температура үзгәрешләре тәэсир итәчәк, кояш яктысы төсен бозачак. Чыршыларның ботакларын, һәр элементын аерым-аерым азык-төлек пленкасына төреп сакларга киңәш ителә. Чыршыны озак вакыт тотсагыз, аның ылыслы ботакларын юеш чүпрәк белән сөртеп тору яки сабынлы суда юу хәерле булыр. Махсус аэрозольләр кулланырга да мөмкин.
БУ КЫЗЫК
Урта гасыр Европасында чыршыны бизәү таләпләре шактый кызыклы булган. Мисал өчен, чыршы идәндә түгел, ә… түшәмдә асылынып торган. Яшел дускайга төрле тәм-томнар элгәннәр, бала-чага исә шуларны сикерә-сикерә өзәргә тырышкан.
1840 еллардан башлап чыршыны өйдә куялар. Беренче булып аны Петербургта яшәүче немецлар бүлмәгә алып керә.
Иң кыйммәтле Яңа ел чыршысын 2010 елда Әбу-Дабидагы бер премиум-кунакханәдә урнаштыралар. Аның бәясе 11 миллион сумны тәшкил итә. Әлбәттә, агачның үз бәясе шулкадәр кыйммәт түгел. Аңа эленгән уенчыклар арасында асылташлар, алтын һәм уенчыклар бер дә арзан булмаган.
1892 елда Америка инженеры Томас Эдисон һәм аның ярдәмчесе Эдвард Джонсон кечкенә лампалардан беренче гирлянда ясый.
Фото: архив/Султан Исхаков
Чыганак: vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев