Шәмәрдәндә гомер итүче Әхмәтгалиева Сәлимә Нигъмәт кызын 90 яшьлек олуг юбилее белән котладылар
Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Л.Н. тапшырды.
Әхмәтгалиева Сәлимә Нигьмәт кызы 1936 елның 21 нче маенда дөньяга килә. Әтисе 1941 елда сугышта вафат була, әнисе һәм 4 бала –алар дөньяның әчесен –төчесен, ачлык-ялангачлык, сугыш куркынычлыгын туган ил белән бергә кичергәннәр. Әммә алар бик тырыш булганнар. Ул тырышлык гомер буе дәвам итә. 1954 нче елда урта мәктәпне тәмамлап, Казанга китә. 6 ел заводта фрезер станогында эшли. Читтән торып Казан дәүләт Университетында укый.
1960нче елда Шәмәрдән мәктәбендә эшли башлый. 1963 нче елда тормыш иптәше белән Пермь өлкәсе Кизел шәһәрендә яшәп, 36 ел мәктәптә балаларга белем бирә.
Пенсиягә чыккач Шәмәрдәнгә кайталар, шуннан соң Сәлимә Нигьмәт кызы 6 ел Шәмәрдән мәктәбендә укыта. Аның эш стажы 42 ел. 2 малай үстергәннәр, 3 оныклары бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев