Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саба районы мөхтәсибәте өчен намаз вакытлары

Алан-Елгада гомер кичерүче Наилә Нурислам кызы Мирасова өчен 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды

Наилә Мирасова Олыяз авылында туган. Кечкенәдән ачлык-ялангачлыкны күп күрә. Әтисе сугышка алына, әнисе ике килограмм ашлык урлауда гаепләнеп, төрмәгә озатыла. Ятим калган балаларны туганнары бер-берсенә йөртеп үстерәләр. Наилә апа кечкенәдән кул арасына кереп, колхозда сукачы булып эшли, үсә төшкәч, Пүкәлдәге тегү цехына эшкә керә. 1957 елда Алан-Елга авылы егете Мансур Мирасов белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Наилә апа гомер буе колхозда хезмәт куя. 1987 елда дуңгызчылыкта эшләп лаеклы ялга китә. Сигез оныгы, унбер оныкчыгы бар. Хәзерге көндә улы Рафис гаиләсе тәрбиясендә бәхетле тормышта яши.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев