Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саба районы мөхтәсибәте өчен намаз вакытлары

Бүген тәрбиячеләр көне

Хөрмәтле тәрбиячеләр! Сабыйлар дөньясында куйган хезмәтләрегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!

 Ул 2004 елда Россия педагогик басмалары инициативасы белән оештырылган һәм күп кенә мәктәпкәчә белем бирү программалары авторлары, балалар бакчалары педагоглары һәм ата-аналар тарафыннан хупланган. Дата 1863 елда Санкт-Петербургта беренче балалар бакчасы ачылуга багышланган. Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2016 елның 18 апрелендәге  күрсәтмәсе белән әлеге бәйрәм дәүләт дәрәҗәсендә билгеләнде.

Шушы уңайдан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләрен, хезмәт ветераннарын чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре – тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт, зур осталык, күңел җылысы, тырышлык һәм түземлелек таләп итә. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч, энергия һәм зур сабырлык сорый.


Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбияченең төп бурычы. Тормыш тәрбиячеләр алдында һәрвакыт югары таләпләр куйды. Замана үзгәрә, аның белән бергә мәгарифкә яңа стандартлар кертелә. Хөрмәтле тәрбиячеләр! Сабыйлар дөньясында куйган хезмәтләрегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәк көннәрегезнең дә матур нәтиҗәләр алып килүен, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X