Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саба районы мөхтәсибәте өчен намаз вакытлары

Матбугат көне белән!

Районыбыз хәбәрләрен, яңалыкларын яктыртучы “Саба таңнары” газетасы редакциясенең иҗат коллективын, газета ветераннарын һәм хәбәрчеләрен чын күңелдән Татарстан Матбугаты көне белән котлыйбыз.

Газета – районыбыз яшьтәше. Аның 93 еллык тарихында берничә буын кешеләр тормышы һәм  язмышы чагылыш тапкан. “Саба таңнары” җәмгыятебездә күп төшенчәләр яңа юнәлеш алганда кыйбласын югалтмады, мәнфәгатенә  тугры матбугат  булып калды. Сез халык белән хакимиятне бәйләүче күпер булып торасыз, җаваплы эш башкарасыз Барыгызга да хезмәт уңышлары юлдаш булсын. Һөнәри осталыгыгыз тагын да артсын, иҗат чишмәгез саекмасын. Гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, гаилә тигезлеге, куанычлы тормыш телибез. Сүзегез тәэсирле, уйландырырлык, хәбәрчеләрегез актив, укучыларыгыз күп булсын!

Саба  муниципаль районы Советы һәм башкарма  комитеты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев