Районыбыз урманчыларын котлыйбыз!
Саба районы мөхтәсибәте өчен намаз вакытлары

Районыбыз урманчыларын котлыйбыз!

Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре!

 Сезне, гомерен илебезнең урман байлыкларын сак­лауга һәм арттыруга багышлаучыларны, һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз!

🌳🌲 Җәмгыятьтә лаеклы, мәртәбәгә һәм хөрмәткә ия югары квалификацияле белгечләр буларак, үз бурычларыгызны “яшел хәзинә”безгә тугрылык күрсәтеп үтисез. Урманнарга сезнең хуҗаларча карашыгыз, алтын кулларыгыз, йөрәк җылыгыз һәрвакыт кирәк.
Сезгә тынычлык һәм иминлек, муллык һәм уңышлык, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм бәйрәм кәефләре телибез.

Саба муниципаль районы Советы
һәм башкарма комитеты.


Нет комментариев