Россия эшмәкәре көне белән!
Саба районы мөхтәсибәте өчен намаз вакытлары

Россия эшмәкәре көне белән!

Хөрмәтле Саба районы эш­мә­кәрләре! Сезне Россия эш­мәкәрләре көне белән чын кү­ңелдән котлыйбыз! Урта һәм  кече биз­нес вәкилләре –җаваплылыктан, тәвәккәл  кешеләр.

Икътисадны сездән башка күз алдына китереп булмый. Халыкка хезмәт күрсәтеп, сез яңа эш урыннары булдырасыз,  иганәчелектә катнашасыз. Бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән грантлар отасыз, яңа проектлар, программаларны тормышка ашырасыз. Сезгә стандарт булмаган карарлар кабул итеп эшләүне,  яңа проектлар, уңышлар телибез. Сәламәтлек, иминлек юлдаш булсын!

Саба  муниципаль районы  Советы һәм башкарма  комитеты.


Нет комментариев