Россия көне белән котлыйбыз!
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Россия көне - илебезнең куәтен һәм ныклыгын гәүдәләндерүче дәүләт бәйрәмнәренең берсе белән котлыйбыз
!Россия – миллионлаган кешеләрне берләштерүче зур, күпмилләтле дәүләт. Илебезнең куәте – үз Ватанына хезмәт иткән кешеләрендә. Үз белемебезне һәм көчебезне районыбыз һәм Татарстанның киләчәге өчен куеп, без, Россия үсешенә дә зур өлеш кертәбез. Җирлегебезнең бүгенгесе һәм киләчәге һәркайсыбызның хезмәте һәм гражданлык җаваплылыгына бәйле. Хөрмәтле райондашлар!Һәрберегезгә сәламәтлек, иминлек, эшегездә уңышлар телибез! Әлеге бәйрәм күңелләрдә Россия өчен горурлык хисе, яшәү көче өстәсен, иҗади хезмәткә рухландырсын!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев