Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саба районы мөхтәсибәте өчен намаз вакытлары

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның САБАНТУЙ бәйрәме белән котлавы

Кадерле райондашлар, кайт­кан кунаклар! Барлык Саба районы халкы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне кайнар сәламлим һәм ихлас күңелдән милләтебезнең күркәм бәйрәме Сабантуй белән тәбрик итәм.

Борынгыдан язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән Сабантуйны ел саен шатланып көтеп алабыз. Сабантуенда без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәй­дан түренә иң элек кыр батырларын чакырып, аларга рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. 

Быелгы яз матур гына башланып китсә дә, явым-төшемнәрнең күп булуы игенче-механизаторларыбыздан  язгы кыр эшләрен үз вакытында һәм тиешенчә башкарып чыгу өчен зур тырышлык таләп итте. Без – авыл хуҗалыгы районы: төп вазифабыз – җирдә эшләү, икмәк үстерү. Мактаулы һәм катлаулы бурычыбыз – ил табынын тулыландыру. Әлеге бурычны намус белән, тиешенчә башкарабыз, дип хаклы рә­вештә әйтергә була.  Район буенча 30 мең гектар мәйданнарда иген культуралары чәчелде. “З.Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы  чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләде.

Быелгы яз районыбыз елъязмасына тагын бер шатлыклы вакыйга белән кереп калачак. Район тарихында беренче тапкыр тәүлегенә  300 тоннадан ар­тык сөт савып алынды. Бу безнең республика икътисады өчен мөһим нәтиҗә, сөтчелек тармагын үстерүгә кертелгән зур өлеш. Гомумән,  милли бәйрәмебезгә ел саен матур күрсәткечләр белән киләбез. Районда барлык программалар буенча эзлек­ле эш алып барыла. Торак йортлар, ха­лык һәм аеруча яшьләр өчен әһәмиятле социаль-мәдәни объектлар, яңа юллар сафка бастырыла, төзекләндерелә.

2022 ел республикада цифр­лаштыру елы дип игълан ителде. Яшәү рәвешебездә IT-технологияләрне кулланып, без дә тормыш сыйфатын яхшыртуда үз өлешебезне кертербез,  заман белән бергә атлыйк! Алны-ялны белми эшләүче, үзләренең көндәлек хезмәте бе­лән районыбызның, рес­­публикабызның соци­аль-икътисади үсеше­нә лаеклы өлеш кертүче хез­мәтчән­нәргә олы рәхмә­темне, тирән хөрмәтемне белдерәм. Туган җиребезгә игътибарыгыз һәм тугрылыгыгыз, район үсешен кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, кадерле авыл эшчәннәре!  Ихлас күңелдән Сезгә һәм якын­нарыгызга исән­лек-саулык, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телим.

Ямьле, җылы җәйләр, мул уңышлы көзләр килсен! Быелгы Сабантуйның да истә калырлык шатлык­лы мизгелләре күп булыр, аның күтәренке ру­хы киләчәктә игелекле га­­мәлләр кылу өчен көч-дәрт һәм илһам бирер дип ыша­нам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев