Хөрмәтле эшмәкәрләр, урта һәм кече бизнес вәкилләре!
Сезне чын күңелдән Россия эшмәкәрләре көне белән котлыйбыз. Районыбызда сәнәгать һәм хезмәт күрсәтүнең 39 проценты урта һәм кече бизнеска туры килә.
Алар икътисадның мөһим, тотрыклы үсә баручы секторы булып тора. Районның социаль-икътисадый хәле эшмәкәрлекнең динамик үсешенә турыдан-туры бәйле.
Хөрмәтле эшмәкәрләребез! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек һәм тигезлек, максатларыгызның тормышка ашуын телибез! Куйган тырышлыгыгыз район халкының тормыш дәрәҗәсен үстерүгә тагын да зур өлеш кертер дип ышанып калабыз.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев