Ялганы-чыны буталса...
1 апрель – Көлке көне
Юмореска
Авылда кояшлы 1 апрель көне иде. Яз иртә килеп, кар астына су төшкән вакыт. Ремонт остаханәсендә тимер тавышлары ишетелә. Игенчеләр чәчүгә әзерләнә. “Бер көйрәтеп алыйк, булмаса. Без янганчы тәмәке янсын”,– диде слесарь Гайфетдин тырмага соңгы гайканы борып куйганнан соң. “Гайфи абый, әнә теге болтны ныгытып бетер инде. Селкенеп тормасын”,– дип төртеп күрсәтте тракторчы Гыйният. “Энем, башымны катырма, яме. Мине алдый алмассың. Первый апрель – никому не верь. Мин ялганны ярты чакрымнан сизәм”, – диде Гайфетдин кесәсеннән тәмәке алып кабызып. “Көлке көне дигән булып артык шутить итәргә ярамый. Минем үземнең дә авыз пешкән булды. Әле дә үпкәсе бетмәгән”, – сүзгә кушылды яннарына килеп утырган токар Мәхмүт. “Кемнең үпкәсе бетмәгән?” – дип кызыксынды Гыйният һәм тыңларга әзерләнеп җайлабрак утырды. Мәхмүт башта: “Сиңа нәрсәгә ул?” –дисә дә, үзенә төбәлгән күзләрне күреп, сөйләп китте. “Елын хәтерләмим, көне 1 апрель иде, –диде ул. –Барам шулай юл буйлап, Күрәм – автобус тукталышына Исламның исәррәк кызы чыгып баскан. Кая киттең, дим. Әти янына, бүлнискә, ди бу. Каян телгә килгәндер, бәтәч, атаң үлгән бит синең, дип ычкындырдым. Шуннан кисәк кенә өенә йөгерде бу, мин артыннан көлеп калдым. Берәр сәгатьтән әйләнеп кайтсам – Исламнарның олы капкасы шыр ачык, күрше-тирә җыелган. Башта үзем дә чынлап та үлгән, ахры, дип уйлап куйдым, аннары –кылт – кызына әйткән сүзләрем искә төште дә, тизрәк өйгә сыптырдым. Бераздан Ислам хастаханәдән кайтып төшмәсенме! Төбенә кадәр ачык олы капканы күреп, бик аптыраган бу. Нишлисез, нәрсә булды, дип сораган. Шок хәлендәге хатыны алай да югалып калмаган тагы. Кылтыр-кылтыр килеп, өй юарга әзерләнә идек, дигән. Исламны төрле сәбәпләр табып, йортка кертмичә торганнар. Чөнки олы якның уртасына мәет куяр өчен караватка кадәр хәстәрләп куйган булганнар.
Шуннан соң Исламның усал хатыны кереп, мине эт итеп талады. Әйтмәгән сүзе калмады. Үзең кат, урының җәһәннәмдә булсын, дип каргап чыгып китте. Менә яшәп торган көн әле. Түлке хәзер беркемне дә алдамыйм”.
“Алдау ике яклы ул, –дип тамагын кырып сүз башлады Мәхмүтнең сөйләп бетергәнен генә көтеп торган сварщик Ягъфәр. –Алдыйсың, ә ул кайчак чын булып әйләнеп кайта. Бервакыт Казанда укучы малай шалтырата. Әти, сине оныклы булуың белән котлыйм, ди. Ике тапкыр йөргән кызы белән кайткан иде. Башта ачуланырга да, котларга да белмәдем. Орышып нишлисең, буласы булган, буявы сеңгән, кем әйтмешли. Ярар, по залету өйләнәсең була инде, алайса, дидем. Улым ихахайлап көлә башлады. Әти, оныттың, шту-ли, бүген беренче апрель бит, ди. Рәзве, шундый нәрсә белән шаярталар? Ачуым килде, телефонны өздем. Безнең сөйләшкәнне дер-дер килеп тыңлап торган хатын, уфф, дип җиңел сулап куйды. Өч көннән улым тагын шалтырата. Әти, эшләр хана. Марина, чыннан да, авырлы. Миңа әйтмичә генә йөргән, ди. Шуннан биш центнерлы үгезне суеп өйләндердек малайны. Дүрт айдан онык туды. Ялган чынга әйләнде”.
“Үзеңә охшагандыр”, – дип төрттерде слесарь Гайфетдин. Ягъфәрнең хатыны бала ияртеп килгәнен барысы да ишеткән иде. “Сез фәйләсуфияне белмисез. Сәбәп белән нәтиҗәне бутыйсыз. Яшьлек хатасы ул, һәрхәлдә үзем ясаган бала”, –дип акыл сатты Ягъфәр.
“Бүген хатын белән бәхәсләшеп ядәч аердык әле. Ул отса, мин аңа Сабантуйга күлмәк алып бирәм, мин отсам, ул миңа –туфли. Хәтере бик яхшы, бер сүземә дә ышанмаячак. Түфлисез калырмын, ахры”, – дип әйтеп куйды күп сөйләшми торган тимерчы Әскәр. Аңа алданмас өчен имән бармагына бинт урарга киңәш иттеләр.
“Мине беркем дә алдый алмый. Миндә ялганга каршы көчле имине, иммине, эээ, иммунитет”, – дип кабатлады слесарь Гайфетдин.
Остаханәгә парк мөдире килеп кергәч, барысы да эш коралларына барып ябышты. Эретеп ябыштыру аппараты янында очкыннар чәчрәде, тимерче алачыгында чүкеч зыңлады, слесар кулына болгарка чиелдады. “Гайфи абый, бүрегең яна!”– дип бар көченә кычкырып җибәрде шулчак тракторчы Гыйният. “Энем, мине алдый алмассың. Каракның гына бүреге яна. Минем бер шөреп тә урлаганым юк. Әйттем бит инде, миндә иммунитет”, – диде Гайфетдин эшеннән аерылмыйча гына. “Гайфи абый, мин алдамыйм, бүрегең төтенли”, – дип кабатлады Гыйният. “Син үзең күзгә төтен өрәсең. Первый апрель – никому не верь”. Башкалар да, эштән туктап, моның белән бетәсен көтә башладылар. Сваркадан чәчрәгән кызган тимер бүрекне тишеп, чәчен көйдерә башлагач кына Гайфетдин, яман сүгенеп, җәлт кенә башыннан салып атты. Бүрекнең киярлеге калмаган иде. “Первый апрель – никому не верь” дип үртәделәр Гайфетдинны.
Фәнил Мәүлетов.
Чыганак: «Татарстан яшьләре» газетасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев