Кызык-мызык рубрикасы буенча яңалыклар
-
Көз: инструкция
Әлеге 30 эшне эшләп өлгермәсәң көзең КӨЗ булмый ди. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк, ә без эшләрбез ахры.
-
«Йоклаганда бастырылам»... яки йокылы параличны галимнәр ничек аңлата
Галимнәр мондый хәл турында күптән түгел генә сөйли башладылар. Гади халык аны йоклаганда бастырылу дип йөртә
-
Кыярны кем ашаган? Мәчеме, чыпчыкмы?
Кибетләрдә ел әйләнәсе яшел кыяр өзелмәсә дә, килешәсездер, үз бакчаңда, үз теплицаңда өлгергән беренче кыярны һәркем сабыйларча көтеп ала. Аның тәме дә башка кебек. Безнең үзебездә элеккедән калган гадәт: беренче кыярны бүлеп авыз итәбез. Бала чакта әле такмазасын да әйтә идек: «Иске авыз, яңа аш, чирем-чорым, миннән кач!» Авырулар китәсенә ышанып әйтә идек. Әле бит ул чакта хәзерге кебек кибеттә өелеп тормый, кыяр вакыты бер генә. Анда да әби мәрхүмә, орлыкка дип, беренче кыярларны ашамаска куша, билге – кечкенә ак чүпрәк кисәге бәйләгән таякчык кадап куя. Безме соң инде сабыр итә торган! Ул таякчыкларны икенче урынга күчереп куя идек тә… Хәер, сүзем бит балачак шуклыклары, кыярлары турында түгел.
-
Котырынган кәләш туйны туктаткан: сәбәбе нидә?
Һиндстанның Уннао шәһәрендә котырынган кәләш, тантана уртасында кияүдән баш тартып, туйны туктаткан.
-
Черкиләр кемне ешрак тешли?
Канэчкечләр “сезоны” башланды.
-
4 апрель нинди көн: Халыкара кишер көне, Халыкара интернет көне, Бөтендөнья күселәр көне...
Халык сынамышлары һәм вакыйгалар.
-
37 яшьлек хатын берьюлы ун бала тудырып, дөнья рекорды куйды
Госиаме Тамара Ситохле исемле хатын җиде малай һәм өч кыз таба.
-
Рөстәм Миңнеханов кабинетына килгән коронавирус турында мультфильм төшергәннәр
Мультфильм ахырында коронавирус мәтрүшкәле чәй эчә дә юкка чыга.
-
Данир Сабировтан яңа пародияләр
26 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне булып үтте. Шул уңайдан җырчы, алып баручы, пародияләр остасы Данир Сабиров инстаграмында видеоязма урнаштыра.
-
Габдулла Тукайның Instagram социаль челтәрендә үз сәхифәсе барлыкка килде
Проектның инициаторы - «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте.
-
Рөстәм Миңнехановның ата-аналар җыелышында катнашуы турында шаян видеоролик чыкты
Шаян видеоролик республикада дистанцион белем бирүгә багышланган.
-
Мөслим районында зәңгәр һәм яшел йомырка сала торган тавыклар үстерәләр
Мондый тавыклар елына 200дән 250гә кадәр йомырка сала.
-
Салават Фәтхетдинов коронавирус аркасында әтәчен күралмас дәрәҗәгә җиткән
Салават инстадусларына дошманына әверелгән әтәчен күрсәтте. Баксаң, ул аны коронавирус аркасында, күралмас дәрәҗәгә җиткән икән.
-
Кукмара сыерының фотосы Америка календаренә куелган
Рәсем астына: «Кукмара, Татарстан, Россия. Татар йорты каршыннан узып баручы сыер» дип язылган.
-
Үзе дә йөргән!
Кибеттә олы яшьтәге апаларның үзара гәпләшүенә колак салам. Сүзләре гаилә тормышын җимереп, ирләрне аздырган хатыннар хакында иде. Кыскасы, берсенең башлы-күзле булган улы чит хатын белән чуала башлый. Ана кеше гаиләне саклап калу өчен күп тырыша. Тырышлыгы бушка китми.