Дөресен әйткән – котылган
Валлаһи газыйм
Дөресен әйткән котылыр, ялган әйткән тотылыр, ди халык. Хак сөйләү кешене күп бәлаләрдән коткара. Шушы хакыйкатьне раслап, чечен сугышы вакытында армиядә хезмәт иткән танышым сөйләгән вакыйга. Моздокка Башкортстаннан килеп эләккән юаш, басынкы егетне солдатлар да җәберли, командирлар да нык кына “тәрбияли”. Ахыр чиктә, кимсетелүләргә түзә алмыйча, төзелештә эшләгәндә, күтәрелеп килгән бинаның өченчеме-дүртенчеме каты тәрәзәсеннән объект алдындагы эскәмиядә гәҗит утып утырган лейтенантка ярты кирпеч ыргыта бу. “Пролетариат коралы” снаряд кебек сызгырып командир алдындагы комга килеп төшә. Кем әйтмешли, бураннар күтәрелә, офицер, кулындагы гәҗитен ташлап, үрә сикереп тора. Билгеле инде, ротаны стройга тезеп куялар, “разборка” башлана, фәлән дә фәсмәтән. Кем атты? Кирпеч ыргытучының строй алдына чыгуын таләп итәләр. Әмма берсе дә кузгалмый. Акырыну-җикеренүләрдән файда булмагач, командир шундый явыз хулиганлык адымына барырга җөрьәт иткән солдатның кичен, гаебен танып, үзе янына керүен сорый. Вөҗданы газаплый башлаган солдат, чыннан да, кичен командиры ишеген шакый.
–Кирпечне мин аттым, – ди.
Әмма командир мондый юлга баруын уена да китерә алмаган солдатны: “Бар, йөрмә монда! Сине моңа солдатлар мәҗбүр иткән, шуңа күрә кергәнсең”,– дип аты-юлы белән сүгеп, куып чыгара. Вөҗданы газапламый башлаган солдат (дөресен сөйләде бит, ышанмадылар гына) шуннан соң тынычланып кала. Ә аның кирпеч атканын күрүче булмый.
Бераздан соң “бабайлар” моннан казармага спирт алып керүен таләп итәләр. Әлеге зәһәр исле сыеклыкны солдатларга авиация частенда самолетның мөһим детальләрен юдырту өчен бирәләр. Ярар, нишләсен, җәберләнә торгач, тегеләрнең әмерен үтәргә мәҗбүр була бу. Беткән баш беткән. Спирт тулы канистраны күтәреп казармага үткәндә каршысына теге командир очрый һәм: “Рядовой Фәләнев, что несешь?” – дип сорый.
Коелыплар төшкән солдат калтырый-калтырый турысын әйтә: телен чак әйләндереп: “Спиирт”, – ди.
–Шутник, – ди командир һәм Фәләневның аркасыннан йомшак кына кагып китеп бара. Юаш, басынкы солдатның казармага 10 литрлы канистра белән спирт күтәреп керүенә кем ышансын! Шулай итеп, дөресен әйткән солдат бу юлы да җәзадан котылып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев