Көлке көлә килә...
Кызык-мызык мәзәкләр
Гаилә һәм тормыш турында:
- Эскәмиядә ике әби утыра. Берсе икенчесенә:
- Бар иде безнең дә яшь һәм матур чаклар – бигрәк тә мин. Ә хәзер картайдык һәм ямьсезләндек – бигрәк тә син.
- Хатыны озын баскычка басып, мышный-мышный түшәм агарта, ә ире телевизордан хоккей карап утыра. Күпмедер вакыттан хатыны түзми: – Кадерлем, мин егылып төшсәм, бик авыр булса да, тәнәфес башлангач «Ашыгыч ярдәм» чакыртырсың инде, яме?
Балалар һәм мәктәп:
- Вәли: – Әни, мәктәптә мине барысы да ялган капчыгы дип үчеклиләр. – Бөгештермә, син бит мәктәптә укымыйсың.
- Укытучы – Вәлигә: – Синең бу билгеләреңне күргәч, атаңның чәчләре агарачак бит! – Агармаячак! – Нишләп? – Чөнки аның башы пеләш!
Кызыклы сорау-җаваплар:
- Бер колактан керә, икенчесеннән чыга – ул нәрсә? – Лом. – Бер колактан керә, икенчесеннән чыкмый – ул ни? – Чаңгы таягы.
- Мәктәптә укыганда мин дөньяда иң авыр һәм эчпошыргыч эш дәрес хәзерләү дип уйлый идем. – Ә хәзер? – Ә хәзер иң авыр һәм эчпошыргыч эш балаң белән дәрес хәзерләү дип уйлыйм...
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев