«Бернишләмәгән икән»
Бер көлеп алыйк әле
Пьер Ришар уйнаган бер фильмны күпләр хәтерли булыр. Танылган актер алагаем гәүдәле полицейский янында бөтерелә. Акылга утыртмакчы булып, төрле алымнар күрсәтеп карый, әмма тегесенең ник бер йоны селкенсен! Исе дә китми. Ахырда Пьер аягы белән шундый удар ясый ки: полицейский бөгелеп төшә. Кая типкәнен чамалыйсыздыр. Ир-атның иң йомшак, авырта торган җирен аяк-тез һөҗүменнән саклау бигрәкләр дә җайсыз шул, җәмәгать. Хатын-кызларга да бәйләнчек хулиганнарны чүктерү өчен бу алымга өйрәнү берни тормый. Малай чакта дуслар белән әүмәкләшкәндә йомшак җиребез зыян күреп, еш елап кайта идек. Хәзерге буын да кимен куймый икән. Сабадагы балалар бакчасының берсендә булган хәл. Шукланганда бер малай икенчесенең йомшак җиренә китереп тибә. Тегесе яткан җиреннән яшелле-зәңгәрле тавыш чыгарып акыра башлый, берсен дә якын китерми. Тәрбиячеләр, нянкалар пошаманга төшә: ул – бу була калса, малайның әнисенә ни дип җавап бирергә? Ул арада малай елавыннан кинәт туктый да, кулын шортигы эченә тыгып, сәерсенеп кенә нәрсәнедер капшый, кармалый башлый. Шактый озак актарынганннан соң, шат тавыш белән:
– Апа, бернишләмәгән икән, – дип тынычланып кала.
Фото ИИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев