Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Котырынган кәләш туйны туктаткан: сәбәбе нидә?

Һиндстанның Уннао шәһәрендә котырынган кәләш, тантана уртасында кияүдән баш тартып, туйны туктаткан.

Сәбәбе – ул көтмәгәндә булачак иренең пеләш икәнлеген белгән.

Тәүдә кияү кәләштән һәм аның туганнарыннан моны яшерә килгән. Әмма мандапка (никах ритуалын үткәрә торган урын) табан атлаганда аның башы әйләнеп китә һәм ул, һушын югалтып, егыла. Шул чакта аның паригы төшә һәм туйга җыелган кунаклар кияүнең чәчләре юк икәнлеген күрә. Моны белгән кәләш туйны дәвам итүдән баш тарта. Туганнары аны үгетләп карый, әмма ул фикерен үзгәртми. Хәл полициягә кадәр барып җитә, әмма кәләш барыбер фикерен үзгәртми.

Соңрак панчаят (аксакаллар коры) вакытында кәләш гаиләсе туйны оештыруга 566 мең рупий (430, 4 мең сум) тотынуларын белдерә. Кияү егетнең туганнары исә кәләшнең әтисенә бу акчаларны кайтарырбыз дип ышандыра.

Соңрак кәләшнең туган абыйсы кияү гаиләсенә аның пеләш булуын яшермәскә кирәк булган, ди. “Без психологик яктан кәләшне моңа әзерләр идек, һәм ул шок кичермәс иде. Алдан ук ялганга корылган никахның бәхетле булуына өмет итәсе юк”, – ди ул.

 

https://omet-rb.com/feed

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев