Сабаның яшь иҗатчылары ясаган картиналар Казанның Г.Тукай музеена күргәзмәгә куелды
Район яңалыклары

Сабаның яшь иҗатчылары ясаган картиналар Казанның Г.Тукай музеена күргәзмәгә куелды

Укучылар үз әсәрләрендә шагыйрь иҗатын чагылдырган

«Оста» балалар иҗат үзәгенең мозаика түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар башкалабызның Г.Тукай музеенда булып кайттылар. Укучыларның Тукай әсәрләре буенча ясалган картиналары да күргәзмәгә куелды. Яшь иҗатчыларыбыз музейда шагыйрә, прозаик, тәрҗемәче Алина Бикмуллина белән дә очраштылар. Очрашу искиткеч җылы шартларда узды. Укучылар үзләренең эшләрен күрсәттеләр, вак кисәкләрдән картиналар тудыруларын сөйләделәр. Экскурсия ЦУМдагы "Уникаль осталык үзәге"ндә дәвам итте. Бу сәяхәт кызыклы һәм талантлы кешеләр белән аралашу өчен мөмкинлек булды, балалар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.


Нет комментариев