Тимершык авыл җирлегендә  Өлкәннәр көненә багышланган зур бәйрәм концерты узды
Район яңалыклары

Тимершык авыл җирлегендә Өлкәннәр көненә багышланган зур бәйрәм концерты узды

Сәхнәдәге матур чыгышлар, шигырьләр, җырлар һәм биюләр хөрмәтле әби-бабайларны яшьлекләренә алып кайтты, ә чәй өстәле артында очрашу тагын да җылырак мохиттә дәвам итте.

Мәдәният йорты сәхнәсендә үзешчән артистлар һәм яшь талантлар чыгыш ясады. Алар хөрмәтле әбиләрне һәм бабайларны йөрәк түреннән чыккан иң җылы теләкләр белән котлап, матур шигырьләр укыдылар, моңлы җырлар һәм дәртле биюләр бүләк иттеләр. Концерт номерлары тамашачыларның кәефен күтәреп кенә калмады, ә өлкән буын кешеләрен яшьлек елларына, хатирәләргә дә алып кайтты.

Бу матур бәйрәм өлкәннәргә рәхәтләнеп очрашу, аралашу һәм ял итү мөмкинлеге бирде. Чараның икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте. Кунакларны кайнар коймак, милли камыр ризыклары һәм хуш исле чәй белән сыйладылар. Җылы, дустанә атмосферада алар яшьлекләрен искә төшерделәр, тормыш хәлләре турында гәпләштеләр һәм оештыручыларга, үзешчән артистларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.


Нет комментариев