Саба районында банк счетыннан акча урлау факты буенча җинаять эше кузгатылды
Саба районында банк счетыннан урлау факты буенча җинаять эше кузгатылды. Район полициясенә Саба районында яшәүче 1979 елгы хатын-кыз банк картасыннан акчаны законсыз рәвештә күчерү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Гражданка телефонда популяр мәйданчыкларның берсендә кино каравын белдергән. Шулвакыт кинәт кенә аның телефоны сүнгән, ә аны кабат кабызганнан соң ул үзенең банк счетыннан акчаларның юкка чыгуын ачыклады. Зыян күләме 126 мең сум тәшкил иткән.
Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 3нче өлеше буенча («банк счетыннан кылынган урлау») җинаять эше кузгатылган.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре шикләнелүченең шәхесен ачыклау һәм аны тоткарлау буенча кирәкле оператив-эзләү чаралары үткәрә. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы интернет челтәрендә аеруча игътибарлы булырга, «кинәт килеп чыга торган» баннерларга һәм реклама белдерүләренә күчмәскә киңәш итә.
Нет комментариев