Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясаган Ленур Биктимеров «Армия генералы Мәхмүт Гәрәевкә 100 ел» истәлекле медале белән бүләкләнде.
3 октябрь көнне, Ленур Биктимеров ️Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясады! Аның быелгы концерт сезоны Россия Башкаласында башланып китүе - горурлык та, кыюлык та. Анда ук чыгыш ясау - бик зур сынау булгандыр. Берничә видеоязма урнаштырабыз. Ленурның һәр җыры үзе кебек гади генә түгел, эчтәлекле мәгънә салынган. Видеоязмада Ленурның «Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел» истәлекле медале белән бүләкләнү мизгеле.
Медальне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин тапшыра. Медальнең тулы исеме — «Армия генералы Мәхмүт Гәрәевка 100 ел» дип йөртелә. Ул аның 100 еллыгына (2023 ел) багышлап чыгарылган. Афишаны да карап алыгыз. Сабада үтәчәк концертны калдырырга ярамый, очрашыйк.
Чын күңелдән иҗади уңышлар телибез, Ленурга. Горурланабыз!
Чыганак: «Тимершык көндәлеге»ннән алынды
Нет комментариев