Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов, район мәгариф идарәсенең профсоюз оешмасы рәисе Айгөл Шәмсевәлиева, мәгариф өлкәсендә бергә эшләгән хезмәттәшләре тәбрикләде.
Расиха Шәяхмәт кызы Әлмәт районы Бишмунча авылында дөньяга килә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Бөгелмәнең укытучылар әзерләүче уку йортын тәмамлагач, 1956 елда юллама белән Саба районы Түбән Шытсу җидееллык мәктәбенә математика укытырга җибәрелә. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Сайлаган һөнәренә тугы калып Расиха Шәяхмәт кызы гомере буе балаларга белем һәм тәрбия бирә. 1959 елда Түбән Шытсу авылы егете Зиннурга кияүгә чыга.
Аш-суга, кул эшләренә уңган килен буларак каенанасы Вәлия апа белән 25 ел бик тату гомер итеп, аның фатихасын алып соңгы юлга озата. Тормыш иптәше белән алар бик тәртипле 1 кыз, 1 ул устергәннәр, бүгенге көндә 4 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Расиха Шәяхмәт кызы белем һәм тәрбия биргән балалар илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт куялар. Алар бүгенге көндә дә остазларының хәлен белешеп, аңа булган чиксез хөрмәтләрен белдереп яшиләр. Юбилярны котлыйбыз!!!
Нет комментариев