6 октябрьдә Казанда Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында Татарстаннан 45 пар, шул исәптән Саба районыннан Радик һәм Фәнзилә, тантаналы рәвештә гаилә корды.
6 нчы октябрьдә Казанда Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 45 пар «әйе» диде! Әлеге бинада Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 45 пар өчен тантаналы никахлашу чарасы узды. Тантана Россия Федерациясе субъектлары ЗАГС органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында оештырылды. Бәйрәм тантанасында Саба муниципаль районыннан яшь пар - Радик Илдар улы һәм Фәнзилә Мулланур кызы катнашты
Котлыйбыз сезне, хөрмәтле яшьләр! Сезгә бәхетле, озын гомер телибез!
Нет комментариев