Саба балалар сәнгать  мәктәбе укучылары өлкәннәргә концерт куйды
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өлкәннәргә концерт куйды

Районыбызда Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә

  7 октябрь көнне Саба балалар сәнгать  мәктәбенең Шәмәрдән филиалында өлкәннәр көне уңаеннан "Балкыш" реабилитацион үзәгендә ял итүчеләр өчен  концерт күрсәтелде. Чарада баян, фортепиано, вокал, гитара, тынлы уен кораллары, бию бүлеге укучылары чыгыш ясады.  Тамашачылар яшь музыкантларның осталыклары өчен рәхмәт белдерделәр. Шулай ук, мәктәп фойесында Г.Тукай иҗатына багышланган рәсем сәнгате бүлеге укучыларының эшләреннән  күргәзмә оештырылган иде.


Нет комментариев