Сабада һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан укытучыларны хөрмәтләделәр
Район яңалыклары

Сабада һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан укытучыларны хөрмәтләделәр

“Укытучы – кешелекнең иң якты һөнәре” дигән атаклы галим В.А Сухомлинский. 6 октябрь көнне Саба аграр көллиятенә нәкъ менә иң күркәм сыйфатларга ия булучылар – мөхтәрәм укытучылар һөнәри бәйрәм тантанасына җыйналдылар.

 «Сез – киләчәгебезгә нигез салучылар»

Тантанада районыбыз башлыгы Рәис Миңнеханов мәгариф хезмәткәрләре алдына куелган җаваплылыкны билгеләп үтте 

Район башлыгы мөгаллимнәрне тәбрикли

 Район башлыгы мөгаллимнәрне тәбрикли

«Сез — үзегезгә тапшырылган вазифаны намус белән үтәп, киләчәгебезгә нигез салучылар. Безнең бүгенге җәмгыятьтәге уңышларыбыз сезнең тырышлык, сез тәрбияләгән, белем биргән укучыларыгыз казанышлары белән бәйле. Җәмгыять көн саен үзгәрештә, яңалыклар өстәлеп тора. Сез аларны вакытында кабул итеп, үзегезнең эшчәнлегегезгә кертәсез. Чөнки заман шуны таләп итә. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә куйган тырыш хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт», — диде район башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең укытучыларны тәбрикләү чыгышында. 

 «Хезмәт төбе-хөрмәт»

 Елдагыча, мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләренә лаек булган укытучыларыбыз сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнделәр

  Сатыш урта мәктәбенең математика укытучысы Разилә Гыйльманова һәм Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты укытучы-дефектологы Гөлфия Хафизова РФ Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» билгесе белән бүләкләнделәр. Шәмәрдән «Үсеш» лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Вәлиуллина «РФ Мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре» исеменә һәм Икшермә кадет интернатының педагог-оештыручысы Рәшидә Мөхәммәтҗанова «РФнең балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булды.

Укытучылар сәхнәгә чакырып хөрмәтләнделәр

   Укытучылар сәхнәгә чакырып хөрмәтләнделәр

Бәяләнгән хезмәт — яңа үрләргә омтылыш

 Әлбәттә, бәяләнгән хезмәт — яңа үрләргә омтылыш, алга таба ирешәсе уңышларга, максатларга этәргеч булып тора. Нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән районыбыз мөгаллимнәренең Россия Федерациясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының, мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре белән күпләп бүләкләнүләре әлеге өлкәгә никадәр игътибар, хезмәтләренә бәянең зур булуы хакында сөйли. Район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров та үз чыгышында мөгаллимнәргә олы ихтирамын белдерде.

«27 сентябрь —мәктәпкәчә тәрбия, 2 октябрь — урта һөнәри белем бирүчеләр, 5 октябрь — Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бүген шушы өч өлкәдә хезмәт куючыларның уртак бәйрәмен билгеләп үтәбез. Районыбызда әлеге юнәлешләрнең кайсысын гына алсак та, матур күрсәткечләр бар. Бу — сезнең фидакарь, тырыш хезмәтегез. Барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм. Алга таба да тырыш, иҗади укучылар, матур нәтиҗәләр телим», — диде Илфат Шакиров.

   Бәйрәм чарасында мәктәп яны тәҗрибә участоклары эшчәнлегенә дә йомгак ясалып, «Иң күп уңыш җыйнап алучы» номинациясендә Саба гимназиясе, балалар бакчалары арасында Сабаның «Бәләкәч» балалар бакчасы, «Иң яхшы укыту-тәҗрибә участогы» номинациясендә Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты яулады.

«Мин 1992 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, үзем укыган мәктәбемә эшкә кайттым. Инде 34 ел буе укучыларга физика һәм информатика фәннәреннән ныклы белем бирәм. Укучылар күбрәк информатика фәне белән кызыксыналар. Алар шушы юнәлешне сайлап, инженер-программист белгечлеге үзләштерәләр. Үземнең икенче улым да КАИны тәмамлап инженер-программист булып эшли.Бүгенге көн укытучыдан сабырлык, үз өстеңдә эшләү, заман белән атлауны таләп итә.  Иң беренче укучылар белән дустанә мөнәсәбәт урнаштыра белергә кирәк. Укытучы өчен үзе белем һәм тәрбия  биргән укучыларының олы  тормышта лаеклы  урыннарын  табып,  үз юлларыннан ныклы адымнар белән баруларын күрүдән дә кыйммәтрәк әйбер юк”, – ди Мичән төп мәктәбенең  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Финә Сабирҗанова.


Нет комментариев