Быел районыбызда 59 пар алтын туйларын, 5 гаилә 60 ел бергә гомер кичерүләрен билгеләп үтәләр. Алтын көзнең күркәм бәйрәменә әверелгән алтын парларны хөрмәтләү тантанасында шуларның 46сы катнаша алып, бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары булдылар.
Бәйрәм «Алтын никахлар» китабына кул куюдан башланды
Яшьлектә кавышкан ярлары белән ярты гасыр гомер кичереп, иңгә-иң куеп яшәгән парларны хөрмәтләү чарасы иң элек ЗАГС бүлеге начальнигы Миләүшә Вакказова тәкъдим иткән «Алтын никахлар» китабына кул куюдан башланды. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап яшәгән парларыбыз яшьлек елларын, кавышкан бәхетле чорларын янә бер кат күңел түреннән кичерделәр. Еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтне дәлилләгән алтын туйларын билгеләп үтүче парларны тәбрикләү тантанасы Сабаның «Айнур» мәчете имам-хатыйбы Мөдәрис хәзрәт Гыймрановның изге Коръән аятьләре укуыннан башланып китте.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин иң элек Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, әлеге бәйрәм җәмгыятьнең үсеше өчен үзләреннән бәһасез өлеш керткән өлкәннәребез алдында дан җырлау, мәдхия уку көне икәнлеген билгеләп үтте.
«Сез — Саба районының алтын фонды, тере тарихы, аның горурлыгы һәм нигезе. Сезнең куллар белән күпме төзелешләр башкарылган, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, социаль өлкә, мәгариф, мәдәният алга киткән. Сездәге фидакарьлек һәм батырлык безгә үрнәк булып тора», — диде Андрей Никиташин.
«Сезнең тормыш- безгә өлге»
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова, ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Геннадий Глушков та үз чыгышларында яшьлектә биргән вәгъдәләренә тугры калып, бүгенгәчә саклаган өлкәннәргә олы хөрмәт сүзләрен җиткерделәр.
«Гомер юлында барысы да җиңел генә булмагандыр. Тормыш арбасы язмыш юлыннан барганда сикәлтәләр дә очрагандыр. Авыр тормыш йөген җилкәгездә күтәреп үргә менгән чакларыгыз да, таудан төшкән вакытларыгыз да булгандыр. Әмма бернигә дә карамыйча, бер-берегезгә карата кадер-хөрмәтне саклап бүгенге көнгә килеп җиткәнсез. Алга таба да шулай парлашып, озын-озак гомер итегез», — диде Эльвира Әхмәтова.
Муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов шәхси тормышта да, хезмәттә дә үрнәк булып яшәгән парларга олы ихтирамын белдерде.
«Бүген районыбызның үсеше — ул сезнең үзвакытында куйган тырышлыгыгыз нигезе. Инде сезнең тырыш хезмәтегезне балаларыгыз, оныкларыгыз дәвам итә. Дәүләтебезгә бик зур рәхмәт, соңгы 30 елдагы үзгәрешләрне күздән кичерсәк, ышанырлык та түгел. Шулай ук минем бүген мондый бәйрәмнәр үткәрергә мөмкинлек тудырган махсус хәрби операциядәге егетләргә зур рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Тизрәк махсус хәрби операция төгәлләнеп, исән-имин әйләнеп кайтырга язсын! Сезгә Өлкәннәр ункөнлегендә генә түгел, һәр көнне кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын! — диде үз чыгышында район башлыгы.
Гузяловлар үзләре үрнәгендә тәртипле балалар үстергәннәр
Бәйрәм чарасын алып баручы Илназ Мусин һәм Энҗе Нурисламова алтын парларыбызның гомер юллары белән таныштырудан күренгәнчә, алар арасында төрле һөнәр, язмыш ияләре бар, әмма барысын да үрнәк, тату тормыш, бәхетле картлык берләштерә. Мәсәлән, Сабадан Гөлнәзирә һәм Николай Гузяловлар үзләре үрнәгендә тәртипле, хезмәтсөючән балалар үстереп, бүгенге бәхетле көннәренә килеп җиткәннәр.
«Без булачак ирем белән Теләче районы Субаш авылында таныштык. Мин яшь белгеч буларак әлеге авылга укытырга килдем. Шунда 1976 елда гаилә кордык. Субашта өч ел эшләгәннән соң 1980 елда Сабага килеп урнаштык. Мин район мәгариф бүлегендә 34 ел эшләп, лаеклы ялга чыктым. Ирем „159нчы ПМК“ оешмасында эшләде. Ирем балаларны бик яратты, аларны үстергәндә ныклы терәк булды. Балалар бакчасыннан алып кайтты, пешереп ашатырга бик яратты. Бәрәңге кыздырып, коймак пешереп сыйлый иде. Миңа күбрәк эшкә бирелергә туры килде», — дип сөйли Гөлнәзирә ханым.
Өлкәннәрне җитәкчеләр, балалары котлады
Гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүче мөхтәрәм парларның балалары исеменнән Килдебәк авылында 60 ел бергә гомер кичергән Зөлхиҗә һәм Миннемөхәммәт Кәримуллиннарның кызлары Ләйсән Абдуллина сүз алып, күңел түрендәге рәхмәт сүзләрен ирештерде. Икенче кызлары Гөлүсә Зиннәтуллина изге теләкләрен матур җыр аша юллады. Ветераннарыбыз эшләп лаеклы ялга чыккан оешма-предприятие җитәкчеләре исеменнән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясап, тормыш үрнәкләре белән бүгенге буынга өлге булган өлкәннәргә тирән ихтирамын белдерде.
Районыбызның иң өлкән пары — Түбән Шытсу авылында 71 ел бергә гомер кичерүче Фәүзия апа һәм Әмин ага Галәвиевлар үзләре тантанада катнаша алмасалар да, алып баручылар аларның матур гаилә тарихларын аерым яңгыраттылар.
Бәйрәм чарасын Олы Шыңар авылында 67 ел тигезлектә тормыш итүче мөхтәрәм парларыбыз Дания апа һәм Равил ага Хаҗиевлар килүе бизәде. Алар быел гына яшьлек туйларын уздырган Сөмбел һәм Әдис Галимовларга үрнәк гомер итү серләрен җиткереп, изге Коръән китабы тапшырдылар. Яшь гаилә олугъ бүләкне кабул итеп алып, гаиләләренең ныклы нигезле, озын гомерле буласына ышандырдылар. Бәйрәмнең күркәм традициясе буларак, Дания апаның иңнәренә ак шәл салынды, Равил агага түбәтәй киертелде. Бәйрәмне район мәдәният хезмәткәрләренең матур җыр-биюләре бизәде, изге теләкләр теләнде, яшьлек хатирәләре барланды, күңелләр нечкәрде.
Нет комментариев