Саба районында гомер кичерүче йөзъяшәр ветераннарны котладылар
Район яңалыклары

Саба районында гомер кичерүче йөзъяшәр ветераннарны котладылар

Ел саен районыбызның иң өлкән кешеләрен — йөзъяшәрләребезне өйләренә барып котлау гадәте яши.

Ветераннарга республика рәисе бүләкләре тапшырылды

Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов Югары Шытсуда 101 яшен каршылаучы Рәхимә Шакирҗанова, Байлар Сабасында гомер кичерүче 101 яшьлек Тәкъмилә Халикова, Кырбаш авылыннан 100 яшьлек Нина Константинова янында булып, аларны бәйрәм белән котлады, ТР Рәисенең һәм район башлыгының бүләкләрен тапшырды. Тыл ветераннарының барысын да ачлы-туклы балачак, кыз балаларның илгә килгән авырлыкны үз иңнәре белән күтәрү, сабырлык  берләштерә. Районыбыз горурлыгы булган өлкәннәребезнең кайсысының гына тормыш юлына күз салсаң да, илебез өчен башкарылган фидакарьлек, батырлык үрнәкләре сокландыра. 

 

«Әни авыргач, укуны ташладым»

Нина Кирилловна 14 яшеннән вагоннарга йөк төягән һәм бушаткан, урман кискән, агачларны ташыган.

Нина Кирилловнага бүләк тапшыру мизгелләре
Нина Кирилловнага бүләк тапшыру мизгелләре

«Кырбашта мәктәп юк иде. Беренче сыйныфны Мичәнбашта тәмамладым. Бишенче сыйныфка Шәмәрдәнгә бардым. Әнием авырту сәбәпле, укуны ташларга мәҗбүр булдым. Эшли башлап, Мөндешкә 7 ай вагон төяргә йөрдек. Киселгән агачларны 2-3 километрдагы Шәмәрдән станциясенә кадәр чана белән тартып бара идек. Барлык эш кул белән башкарылды», — дип искә ала Нина Кирилловна. 

1946 елда Семен Константинов белән гаилә корып, 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Нина Константинова гомер буе Киров исемендәге колхозда эшләп, лаеклы ялга чыга. 

Гомерен фидакарь хезмәт бизәгән

Рәхимә Шакирҗанова да 16 яшеннән урман кискән, окоп казыган, Казанда тоз чыгаруда көч куйган. Гомер буе «Беренче Май» колхозында эшләп лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Гомерен фидакарь хезмәт бизәгән тыл ветераны улы Мөдәрис, килене Гөлнур тәрбиясендә гомер кичерә. 

Рәхимә апа Шакирҗанованың өйдә урыны түрдән
Рәхимә апа Шакирҗанованың өйдә урыны түрдән

Сынаулар рухын сындыра алмаган

Ачлы-туклы балачак, кыз баланың җилкәсенә төшкән авыр хезмәт, югалтулар Тәкъмилә Халикованың өлешенә күп тисә дә, сынаулар аның тормышка мәхәббәтен, күңел көрлеген, көчле рухын сындыра алмаган.

Тәкъмилә апа Хәликованы тәбрикләү һәм бүләкләргә күмделәр
Тәкъмилә апа Хәликованы тәбрикләү һәм бүләкләргә күмделәр

«Нинди генә сынаулар күрсәм дә, елап түгел, елмаеп-көлеп яшәдем. Бу кадәр гомер кичерермен дип уема да кереп карамады. Аллаһ насыйп иткәч, яшисең икән. Бу көннәрне күрүемә күңелләрем дә ышанмый. Эшкә бик батыр булдым. Куркып тормадым, көчем җитми димәдем, эшләдем дә, эшләдем», — дип сөйли Тәкъмилә апа. 

«Халыкара Өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Сезнең гомер юлыгыз безнең өчен үрнәк. Илебез өчен тырышлыгыгызны кызганмагансыз. Куйган хезмәтләрегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә, саулык-сәламәтлектә озак яшәгез», — диде Расих Закирҗанов йөзъяшәрләрне тәбрикләп. 

«Озак яшәүнең сере –  бер-береңнең сүзен ишетә белүдә»

Шулай ук районыбызның иң озак бергә гомер кичергән мөхтәрәм пары — Түбән Шытсу авылында 71 ел тигезлектә яшәүче Фәүзия һәм Әмин Галәвиевлар да хөрмәтләнде. Тормыш өлгеләре белән башкаларга үрнәк булып торырлык әлеге гаилә бәхетле булып озак яшәүнең серен бер-береңнең сүзен ишетә һәм тыңлый белүдә дип саный.

 Фәүзия һәм Әмин Галәвиевларны тәбрикләү мизгелләре
 Фәүзия һәм Әмин Галәвиевларны тәбрикләү мизгелләре

«Сугыш башланганда миңа 10 яшь тулмаган иде. Бик күп авырлыклар кичердек. Әтиемне кулак тамгасы салып, кулга алалар. Мал-мөлкәтен, йортын тартып алалар. Әтине мин бөтенләй белмим. Ачлыгы, ятимлеге үзәккә үтте. 1949 елны әнием дә бакыйлыкка күчте. Өйдә әнинең авыру апасы белән икәү генә калдык. 1951 елда армиягә киттем. Аннан кайткач, 1955 елның мартында күршедә генә яшәүче үземнән өч яшькә кече Фәүзия исемле кыз белән гаилә корып яши башладык. Бик чибәр, тәртипле кыз булгач, бәхетемне ерактан эзләмәдем, җитәкләп күршедән генә алып чыктым. Карчыгым белән бик матур яшәдек», — дип сөйли Әмин абый.

Гаилә башлыгы башта колхозда төрле эшләрдә, Фәүзия апа сыер савучы булып эшли. Авылда тормышлар бик авыр, таякка эшләгән чорлар, алар чарасызлыктан 1963 елда Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Биредә Әмин абый Галәвиев 25 ел шахтада эшли. Дүрт бала — бер кыз, өч ул тәрбияләп үстерәләр. 1981 елда лаеклы ялга чыкса да, шахтада эшләвен дәвам итә. 1995 елда алар кабат туган авылларына кайтып төпләнәләр. Бүгенге көндә Галәвиевлар төп йортта кызлары Асия тәрбиясендә гомер итәләр. 

Җитәкчеләрдән-изге теләкләр

Бер гасырдан артык гомер кичкән өлкәннәрне һәм районыбызның иң озак бергә гомер кичергән мөхтәрәм гаиләсен социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, үзләре яшәгән җирлек башлыклары тәбрикләп, изге теләкләр җиткерделәр.


Нет комментариев