Тимершык урта мәктәбен 1988 елда тәмамлаган сыйныфташлар очрашты
Район яңалыклары

Тимершык урта мәктәбен 1988 елда тәмамлаган сыйныфташлар очрашты

Алар борчак кебек дөнья буйлап чәчелмәгәннәр, күбесе үзебезнең туган Саба районы җирендә яшәп калган

 Тимершык урта мәктәбен 1988 елда тәмамлаган сыйныфташлар — һәрберсе тормышта үз сукмагын табып, 55 яшьлек алтын юбилейлары уңаеннан кабат очраштылар!

 Бу сыйныфның дуслыгы үрнәк алырлык: алар борчак кебек дөньяга чәчелмәгәннәр, күбесе үзебезнең туган Саба районы җирендә яшәп калган. Шуңа да аларның дуслыгы бер көнгә дә өзелмәгән. Һәрберсенең туган көне җиткән саен, бер-берсен котлап, өйләргә йөрешеп, бер гаилә булып яшәгән алар.

 Бәйрәм табыны артында алар мәктәп елларына кайткан сыман булдылар. Балачак хәтирәләрен барлап, бик күп кызыклы һәм җылы мизгелләрне искә алып туя алмадылар.


Нет комментариев