«Саба мәзәкләре»
Әз-мәз генә мәзәк
Баштан йөрү
«Дөньяда кешеләрне иң нык адаштыручылар гәзит кешеләре», - дип язган иде Мөхәммәт ага Мәһдиев. Дөрестән дә, җитди әйберләрне дә, бик үк дөрес булмаганнарны да, сатира-юморны да мулдан сибәләр алар. Журналистлар, төрле гәзитләрнең мөхәррирләре турында да имеш-мимешләр гел чыккалап тора. Мәсәлән, моннан шактый еллар элек «Ватаным Татарстан» гәзитенең әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, танылган шагыйрә, күп җырлар һәм китаплар авторы Асия Юнысова белән телефоннан сөйләшәбез.
- Безнең редакторны китә, дип сөйлиләр. Килмисеңме? - дип сорады да бу, мин фикерне төйнәп җавап - «отказ» биргәнче: - Рәхәтләнеп башыңнан йөрер идек, - дип тә сылады.
Тәлгать Самат улы Нәҗмиев
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев