Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

20 апрельдән Рәҗәб ае башланды

Динебез Исламда Һиҗри календарь буенча Рәҗәб, Шәгъбән һәм Рамазан айлары бик изге, мөбарәк айлар дип санала. Бу айларда кылган изгелек-гамәлләрнең савабы иксез-чиксез, диелә. Башка көннәрдә бер изгелеккә ун әҗер булса, бу өч айда бер изгелеккә, Коръәннең һәр хәрефенә 100-30000 әҗер-саваплар Аллаһы тарафыннан бирелер. Бу айда ике изге кичә бардыр: Рәгаиб...

Динебез Исламда Һиҗри календарь буенча Рәҗәб, Шәгъбән һәм Рамазан айлары бик изге, мөбарәк айлар дип санала. Бу айларда кылган изгелек-гамәлләрнең савабы иксез-чиксез, диелә. Башка көннәрдә бер изгелеккә ун әҗер булса, бу өч айда бер изгелеккә, Коръәннең һәр хәрефенә 100-30000 әҗер-саваплар Аллаһы тарафыннан бирелер. Бу айда ике изге кичә бардыр: Рәгаиб (быел 23-24 апрель көннәренә туры килә) һәм Мигъраҗ (айның 27нче кичәсе, Пәйгамбәребезнең күккә ашып, Аллаһ Раббыбыздан бәндәләргә боерыклар алып кайткан) кичәләре. Рәҗәб ае - мәгъфирәт, күп гөнаһлар ярлыкана торган ай. Бу айда көндез ураза тотып, кичләрен гыйбадәт белән үткәрүчеләр кабер газабын күрмәсләр, диелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев