25 апрель 2015 яңалыклары
-
Дзюдочылар да сынатмый
Казанда 1999-2000 елгы укучылар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан дзюдо буенча узган Татарстан Республикасы укучыларының Х Спартакиадасында районыбызның "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ленар Шәйхетдинов -2нче, Илзат Рәхимов, Илгизәр Нәбиуллин 3нче - урыннарга лаек булдылар (тренерлары Марат Шәрифҗанов, Наталья Кирсанова, Илфат Нәбиуллин, Илдар Ермолаев). Республиканың 18 шәһәр...
-
“Агрокөллият” командасы- беренче
18 апрель көнне "Нарат" боз сараенда районыбыз авыллары арасында агрокөллият кубогына хоккей турниры булып узды. Ярышта "Юлбат", "Агрокөллият", "Вымпел" командалары - "А" төркемендә, "Ветеран", "Арташ", "Нарат" командалары "В" төркемендә көч сынаштылар. "Агрокөллият" үз төркемендә "Юлбат", "Вымпел", финалда "Нарат" командаларын җиңеп, Кубокны лаеклы рәвештә үз кулына алды. Уеннар киеренке барса да,...
-
“Күгәрчен оя корганда”-өченче
Мәгълүм булганча, узган атнада Татарстан Милли китапханәсендә «Ел китабы-2013» республикакүләм бәйгесендә җиңүчеләрнең исемнәрен атадылар. Бәйгегә 219 китап тәкъдим ителгән булган. 47се - татарча проза, 29ы - татарча шигъри җыентыклар, 46сы - балалар китабы, 49ы - рус телендә бастырылган матур әдәбият, 48е - публицистика һәм фәнни-популяр әсәрләр (шуларның 22се татарча, 26сы...
-
Утыз мең дә куркытмый
Март аенда Дәүләт Думасында "нуль промилле"не кабат кире кайтару турында сөйләштеләр. Сәбәбе - исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләр ясаган һәлакәтләр саны арткан. Исерекләр гаебе белән 2014 елда 3 меңгә якын кешенең гомере өзелгән. Хәзергә кандагы 0,16 промилле аракы рөхсәт ителгән норма булып санала. Бу - тоткарланганчыга кадәр...
-
Бала тәрбияләүдә вак мәсьәлә юк
20 апрельдә район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Аның эшендә республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, мәктәп директорлары, тәрбия эше буенча урынбасарлар, психологлар, социаль педагоглар, район прокуроры урынбасары, cоциаль яклау бүлеге вәкилләре катнашты. Утырышның көн тәртибе буенча социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин чыгышы...
-
20 апрельдән Рәҗәб ае башланды
Динебез Исламда Һиҗри календарь буенча Рәҗәб, Шәгъбән һәм Рамазан айлары бик изге, мөбарәк айлар дип санала. Бу айларда кылган изгелек-гамәлләрнең савабы иксез-чиксез, диелә. Башка көннәрдә бер изгелеккә ун әҗер булса, бу өч айда бер изгелеккә, Коръәннең һәр хәрефенә 100-30000 әҗер-саваплар Аллаһы тарафыннан бирелер. Бу айда ике изге кичә бардыр: Рәгаиб...
-
“Мотыйгулла” мәчетендә киңәшмә
Узган якшәмбедә Сабаның "Мотыйгулла" мәчете мәхәлләсендә, шул биләмәдә яшәүче мөслимә хатын-кызлар катнашында киңәшмә үткәрелде. Җыелышны мәчет имамы Морат Мияссәров иң элек мәхәлләнең эшче составы, шулай ук документ эшләре белән таныштырудан башлады, мәчет төзелешенең ничек баруы турында сөйләде. Дөрес, әлегә финанс чыгымнарына бәйле рәвештә, төзелеш туктап тора. Гыйбадәтханәнең нигезе генә салынган...
-
Кәбир Хуҗин: “Көл – иң шәп ашлама”
Олыязда яшәүче Кәбир Хуҗин авылында гына түгел, районда да бәрәңге игүче бердәнбер кеше. Фермер хуҗалыгы буларак эшли башлавына 25 ел. Белгечлеге буенча агроном да, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге белгеч тә түгел, электрчы икән.
-
Гыйлем тырышлык белән килә
Сәләтле балалар мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Зилә Билалованың белемгә омтылышы, ныклы ихтыяр көче, максатчанлыгы һәм тырышлыгы - һәркем сокланырлык.
-
"Ел укытучысы"нда - безнекеләр призлы урыннарда
Узган атнада Казанның Совет районы 178 нче Мәгариф үзәге базасында ТР Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында "Ел укытучысы-2015" республика конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Бәйге кысаларында укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, өстәмә белем бирү педагоглары, педагог-психологлар дәресләр, мастер-класслар, тренинглар үткәрде, күп санлы педагогик совет утырышларында катнашты, мәгариф проектларын...
-
Ут дус та, дошман да
Яз җитеп, җылы кояш карый башлауга, кар астыннан коры үлән, чүп-чар баш калкыта. Әлеге күңелсез картина ел саен кабатлана. Еш кына тирә-юньне чистарту ниятеннән аларга ут төртү очраклары арта башлый.