Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала тәрбияләүдә вак мәсьәлә юк

20 апрельдә район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Аның эшендә республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, мәктәп директорлары, тәрбия эше буенча урынбасарлар, психологлар, социаль педагоглар, район прокуроры урынбасары, cоциаль яклау бүлеге вәкилләре катнашты. Утырышның көн тәртибе буенча социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин чыгышы...

20 апрельдә район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Аның эшендә республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, мәктәп директорлары, тәрбия эше буенча урынбасарлар, психологлар, социаль педагоглар, район прокуроры урынбасары, cоциаль яклау бүлеге вәкилләре катнашты.
Утырышның көн тәртибе буенча социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин чыгышы тыңланып, ул район буенча социаль яктан куркыныч 17 гаилә исәпләнүен һәм аларда 44 бала тәрбияләнүен җиткерде. Шулай ук Марсель Хуҗин күзәтүсез калган, имин булмаган гаиләләрне кисәтү максатыннан бүлек тарафыннан күрелгән профилактик чаралар турында сөйләде. Быел ведомоствоара муниципаль тернәкләндерү консилиумының эшчәнлеге белән таныштырып, 18 гаилә эше тикшерелгәнлеген әйтте. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илфат Шакиров балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны киcәтү буенча белем бирү оешмалары эшчәнлеге белән таныштырды. "Һәр мәктәптә тәрбиягә авыр бирелүче укучылар бар. Әлеге балалар мәктәпнең хокук бозуларны кисәтү советында, сыйныф җитәкчеләре методик берләшмәсендә каралып, мәктәпнең эчке контроленә куела. Бүгенге көндә район буенча 12 бала балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә, 192 бала мәктәпнең "эчке контроле"ндә исәптә тора", -диде Илфат Шакиров. Утырышта шулай РФ Эчке эшләр министрлыгының муниципальара бүлеге полиция начальнигы урынбасары Сәйдәш Латыйпов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Зөфәр Сираҗиев чыгышлары тыңланды.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина балалар арасында хокук бозуларны булдырмау максатыннан әлеге өлкәдә эшләүче һәр субъектка конкрет бурычлар куярга кирәклеген ассызыклады. "Алда җәйге каникуллар якынлаша. Бу чорда балаларга икеләтә игътибар таләп ителә, аларның нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен күз уңында тотарга тиешбез. Уку чорында гына түгел, каникул вакытында да мәктәпкә җаваплылык кимеми. Хокук бозуларны кисәтү юнәлешендә һәркем үзеннән нәрсә таләп ителгәнлеген төгәл белеп эш итәргә тиеш ", - диде Илсөяр Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев