Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мотыйгулла” мәчетендә киңәшмә

Узган якшәмбедә Сабаның "Мотыйгулла" мәчете мәхәлләсендә, шул биләмәдә яшәүче мөслимә хатын-кызлар катнашында киңәшмә үткәрелде. Җыелышны мәчет имамы Морат Мияссәров иң элек мәхәлләнең эшче составы, шулай ук документ эшләре белән таныштырудан башлады, мәчет төзелешенең ничек баруы турында сөйләде. Дөрес, әлегә финанс чыгымнарына бәйле рәвештә, төзелеш туктап тора. Гыйбадәтханәнең нигезе генә салынган...

Узган якшәмбедә Сабаның "Мотыйгулла" мәчете мәхәлләсендә, шул биләмәдә яшәүче мөслимә хатын-кызлар катнашында киңәшмә үткәрелде. Җыелышны мәчет имамы Морат Мияссәров иң элек мәхәлләнең эшче составы, шулай ук документ эшләре белән таныштырудан башлады, мәчет төзелешенең ничек баруы турында сөйләде. Дөрес, әлегә финанс чыгымнарына бәйле рәвештә, төзелеш туктап тора. Гыйбадәтханәнең нигезе генә салынган килеш, диварларын төзергә шактый күләмдә материаллар юнәтергә кирәк. Морат хәзрәтнең әйтүенә караганда, ишек-тәрәзәләрен куярга, манарасын төзергә, тагын агач материаллары белән ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр бар икән. Шулай да иганәчеләр һәм халык ярдәме дә бик кирәк. "Соңгы 150 елда район үзәгендә мәчет төзелгәне юк, районыбызның һәр авылында халык үз көче белән булдырды Аллаһ йортларын, бу саваплы эшкә Сабада да бердәм алынсыннар иде, акчаны бәлки йорт саен башлыча йөреп җыярга кирәктер",-дигән тәкъдим дә яңгырады хатын-кызлар арасында. Мәчетнең төзелешен дәвам итү буенча 3 май көнне шушы мәхәлләдә яшәүчеләр белән күмәк җыелыш үткәрергә кирәк дигән уртак фикергә киленде. Җыелышта шулай ук район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, Саба җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Яхъя катнашты. Ахырдан оештыру мәсьәләләре каралды, мәхәлләнең мөслимә хатын-кызлар җитәкчесе итеп Тәгъзимә Идиятова сайланды. Ә бу пәнҗешәмбедә, ягъни 23 апрель-Рәгаиб кичәсе көнендә мәчет биләмәсендә корбан чалып Коръән мәҗлесе - вәгазь кичәсе үткәрү планлаштырыла. Мәчет мәхәлләсе һәркемне бу изге эшкә кушылырга чакыра.
Илмира Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев