Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

2026 елда икенче бала өчен ана капиталы 974 мең сумга кадәр артачак

Киләсе елда беренче бала өчен түләү алмаган гаиләләр өчен икенче бала туганда түләнә торган ана капиталы күләме хәзерге 912 162,09 сумнан 974 100 сумга кадәр артачак.

2026 елда икенче бала өчен ана капиталы 974 мең сумга кадәр артачак

Фото: © «Татар-информ»

Бу хакта РФ Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата, ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Әлеге сумма [РФ Социаль фонды] бюджеты проектында планлаштырылган», - дип аңлаткан парламентарий.

Элегрәк «Татар-информ» 2026 елда беренче бала өчен ана капиталы 737 мең сумга кадәр артачак, дип хәбәр итте.

Дәүләт Думасы 22 октябрьдә Россиянең 2026 елга һәм 2027/2028 елгы планлы чорга федераль бюджеты, шулай ук РФ Социаль фондының шул ук чорга бюджеты турындагы закон проектларын беренче укылышта кабул итте. Әлеге документларның икенче укылышы 18 ноябрьгә билгеләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2026-elda-ikence-bala-ocen-ana-kapitaly-974-men-sumga-kadar-artacak-5913422

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев