Хөкүмәт 2025 елның сентябреннән машина хуҗалары өчен кайбер дәүләт пошлиналарын арттыра
2025 елның сентябреннән Россиядә машина йөртү документларын рәсмиләштерү һәм транспорт чараларын теркәү белән бәйле кайбер дәүләт пошлиналарын арттыру ниятләнә.
Финанс министрлыгының профильле ведомстволар белән килештерелгән закон проектында шулай диелә. Документ «Известия» газетасы карамагында бар.
Төзәтмәләр нигезендә, машина йөртү таныклыгын алу бәясе сизелерлек артачак. Иске үрнәктәге таныклык өчен дәүләт пошлинасы - 4 мең, ә яңа форматтагы документ өчен 6 мең сумга кадәр күтәрелә. Соңгы тапкыр бу ставкалар 11 һәм 7 ел элек яңадан каралган. Шулай ук халыкара машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерү дә (1,6 меңнән 3,2 мең сумга кадәр) кыйммәтләнә.
Транспорт чарасы паспортын рәсмиләштерү бәясе дә 1,2 мең сумга кадәр арта. Аңа үзгәрешләр кертү өчен хәзер 525 сум түләргә кирәк булачак (хәзерге 350 сум урынына).
Транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык өчен дәүләт пошлинасы да кыйммәтләнә. Кәгазь вариант өчен -1,5 мең (500 урынына), пластик вариант өчен 4,5 мең сум (1,5 мең урынына) түләргә туры киләчәк.
Дәүләт теркәү номерларының бәясе дә арта. Автомобиль номерлары өчен - 2 меңнән 3 мең сумга кадәр. Тагылма һәм мотоциклларның теркәү билгеләре өчен 1,5 мең урынына 2,25 мең сум түләргә туры киләчәк.
Транспорт чарасының иминлек таләпләренә туры килүе турындагы таныклык та 1,5 меңнән 4,5 мең сумга кадәр кыйммәтләнә.
Машина конструкциясенә үзгәрешләр кертергә рөхсәт алган өчен дәүләт пошлинасы 1 меңнән 3 мең сумга кадәр арта. Куркыныч йөкләрне ташуга рөхсәт алу турындагы документ - 2,25 мең, ә аны озайту 1,5 мең сумга (хәзер - 1 мең) төшәчәк.
Кәгазь рәвешендәге транзит номерлары - 300 сумга, ә металл форматтагысы 2,4 мең сумга кадәр кыйммәтләнә (хәзерге 200 һәм 1,6 мең сум урынына).
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/xokumat-2025-elnyn-sentyabrennan-masina-xualary-ocen-kaiber-daulat-poslinalaryn-arttyra-5906937
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев