Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

400 сум өчен таксистны үтерә язганнар

Казанның Киров районында 48 яшьлек таксистка һөҗүм итүдә шикләнелеп, ике ир-егет тоткарланган. Төнге ике тирәсендә таксист үзенең «Рено-Логан» машинасына юл читендә кул күтәреп торган ике кешене утырта. Аккош күленә җиткәч, пассажирлар машина йөртүчегә урманга борылырга куша. Берсе куртка кесәсеннән пычак чыгарып, таксистның күкрәгенә кадый. Икенчесе каты предмет белән ирнең башына...

Казанның Киров районында 48 яшьлек таксистка һөҗүм итүдә шикләнелеп, ике ир-егет тоткарланган. Төнге ике тирәсендә таксист үзенең «Рено-Логан» машинасына юл читендә кул күтәреп торган ике кешене утырта. Аккош күленә җиткәч, пассажирлар машина йөртүчегә урманга борылырга куша. Берсе куртка кесәсеннән пычак чыгарып, таксистның күкрәгенә кадый. Икенчесе каты предмет белән ирнең башына суга. Ирләр машина йөртүченең 400 сум акчасын урлап качалар. Таксист якындагы полиция бүлегенә барып җитеп, булган хәлләрне сөйләп бирә алган. Тоткарланган егетләрнең берсенә - 17, икенчесенә 22 яшь.

Безнең гәҗит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев