Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 март көнне икенче тапкыр әни булган

8 март көнне хатын-кызларыбыз аерым хөрмәткә, наз һәм хөрмәтләүгә күмелә. Чәчәк бәйләмнәреннән, бүләкләрдән күңел иләсләнә!

   Кайбер асыл затларыбызга Аллаһы Тәгалә тагын да зуррак бүләк бирергә ниятләгән икән. Байлар Сабасында яшәүче, Саба сәнгать мәктәбе хореографы Гүзәл  Гарипова беренче яз бәйрәмендә икенче тапкыр әни булу бәхетен кичерде. Тормыш иптәше Ирек белән кызлары Амелиягә дә зур бүләк булды -  Алим энекәше туды! Сабый 8 март көнне  20 сәгать 10 минутта дөньяга килде. Авырлыгы 3880 кг, буе 54 см. "Моннан да зур бүләк була алмый!" ди бәхетле ана. Бәхетле сабый булсын! Иманлы, тәүфыйклы булып үссен дип телик.

Бәхетле әни белән әти

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев