Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Альбина Гүзәлова Яшьләр хөкүмәте киңәшчесе булып билгеләнде

Татарстанда Яшьләр хөкүмәте булдырылды. Аның составына "Югарыга! - Вверх!" республика конкурсында җиңү яулаган 23 кеше керде. Әлеге чара 2009 елдан Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы "Татарстан яшьләре иҗади академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелә һәм 18-30 яшьлекләргә Татарстанның яшь кадрлар резервына керү хокукына көрәшү мөмкинлеген күздә тота. Конкурста...

Татарстанда Яшьләр хөкүмәте булдырылды. Аның составына "Югарыга! - Вверх!" республика конкурсында җиңү яулаган 23 кеше керде. Әлеге чара 2009 елдан Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы "Татарстан яшьләре иҗади академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелә һәм 18-30 яшьлекләргә Татарстанның яшь кадрлар резервына керү хокукына көрәшү мөмкинлеген күздә тота. Конкурста республика Аграр яшьләр берләшмәсенең Саба бүлеге рәисе Альбина Гүзәлова да җиңү яулады һәм Татарстан Яшьләр хөкүмәте рәисенең авыл хуҗалыгы, азык-төлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе вазифасына билгеләнде. Яңа структура Министрлар Кабинетында даими эшләүче консультация һәм киңәшләшү органы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев