Ашыккан -ашка пешкән
26 февральдә Халыкара ашыкмау (әкренәю) көне билгеләп үтелә.
Халыкара ашыкмау (әкренәю) көнен итальяннар тәкъдим иткән. Нәкъ менә алар 2007 елда беренче булып әлеге датаны билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм бүгенге җәмгыятькә кирәк. Аның шигаре дә: “Ашыкма һәм мизгел белән ләззәтлән”.
Бәйрәмне тәкъдим иткән “Әкрен яшәү сәнгате” ассоциациясе ашыгудан баш тартуның 14 бурычын да эшләгән: йокыдан иртәрәк тору; бөкедә торганда нервланмау, ә яраткан җырыңны тыңлап яки китап укып ләззәтләнү һ.б.
Бәйрәм уңаеннан төрле кызыклы чаралар да оештырыла. Римда, мәсәлән, әкренәю марафоны үтә. Марафонда 300 метр дистанцияне 87 минуттан да азрак вакытка үтәргә ярамый. Миланда бу көнне ашыгучыларга символик штрафлар салалар. Италиянең күп регионнарында “хроник төстә вакыт җитмәгән” эшләрне башкаралар: әдәби укуларга, концертка баралар, яраткан шөгыльгә өстенлек бирәләр яки интеллектуаль әңгәмә алып баралар.
Безнең халыкта ашыккан ашка пешкән дигән мәкаль бар. Тормышның һәр мизгеленнән тәм табып, ашыкмый, кабаланмый яшик, дуслар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев