Авылдан китмәсеннәр өчен нишләргә?
Яшьләр авылдан китмәсен өчен нишләргә? Бу һәм башка сорауларга “Бердәм Россия” партиясе тарафдарлары форумында җавап эзләделәр. Очрашуда республиканың иң тырыш җирле оешмаларын да атадылар.
Башкалада “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең тарафдарлары җыены узды. Форум кысасында дүрт мәйданда фикер алыштылар. Һәр мәйданның эше турында соңрак пленар утырышта сөйләделәр. Мамадыш районы җитәкчесе урынбасары Айнур Әгъләмов әйтүенчә, яшьләрне авылда калдыру өчен иң элек торак мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь белгечләргә вакытлыча яшәп тору өчен бирелгән торакны, биредә ун ел эшләү шарты белән, үзләренә рәсмиләштерү хокукын тәэмин итәргә мөмкин. Партия тарафдарлары салада яшәүче хатын-кызларны да күбрәк кайгыртырга кирәклеген искәртте. 35 яшькә кадәр гүзәл затларны өч айга бер тапкыр медицина тикшерүе уздырырга, яшь әниләргә махсус үзәкләр төзергә тәкъдим иттеләр. Партия тарафдарларының төбәк координация советы рәисе, Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты җитәкчесе Захарова исә агымдагы ел ирләр сәламәтлегенә багышланган булуын искә төшерде. Хатын-кызлар белән беррәттән, көчле затларны да елга бер тапкыр булса да медицина тикшерүе үткәрү комачау итмәс иде, диде ул. Киләчәк турында сөйләшүдән җиргә төшеп, авылга хас бүгенге проблемалар турында да телгә алдылар. Республика районнарында “Уңайлы мохит” программасы тиешле дәрәҗәдә үк тормышка ашырылмый. Әнә шул юнәлештә дә эшләргә кирәк.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге сәркатибе урынбасары, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов район һәм авыл җирлекләрендәге тарафдарларга партия вәкилләре белән хезмәттәшлекне оештырырга киңәш итте. Аның әйтүенчә, бердәмроссиялеләр партия тарафдарларын резерв буларак кына кабул итми. “Төп бурыч гражданлык институтлары белән үзара элемтәләрне ныгытудан, шулай ук халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга мөмкин кадәр күбрәк иҗтимагый оешмаларны җәлеп итүдән гыйбарәт. Әлеге күзлектән чыгып караганда, республиканың тарафдарлар советы очраклы рәвештә генә ил күләмендә иң яхшысы булып саналмый. Аның эшчәнлеге югары бәяләнә”, – диде Юрий Камалтынов.
Иң тырыш җирле оешмаларны да атадылар. Әгерҗе, Алексеевск, Әтнә, Апас, Бөгелмә, Буа, Баулы, Зәй, Мамадыш, Лаеш, Мөслим, Чистай һәм Чирмешәннең җирле советлары әнә шундыйлардан. Светлана Захарова шәһәрләргә якынрак булучыларга эшне көчәйтергә дә кушты. “Мәсәлән, Казан янында Арча һәм Яшел Үзән бар”, – дип ассызыклады ул. Тарафдарлар советының эшен ел саен төрләндерергә тырышуын да әйтте. “Былтыр аны иҗтимагый тыңлаулар рәвешендә оештырсак, быел белгечләрдән бигрәк, халыкка сөйләү мөмкинлеген бирдек. Һәркем үзенең тәкъдимен җиткерә алды”, – диде комитет рәисе. Форум мәйданнарында яңгыраган фикер-тәкъдимнәрне “Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының үзәк советына юллаячаклар.
Фото: http://tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев