Азык-төлек һәм көнкүреш товарлары белән беррәттән дарулар да сата башлаячаклар?
Россиядә даруханәләр саны кимергә мөмкин! Шул рәвешле рецепт буенча гына бирелә торган даруларны кулга төшерү дә баш бәласенә әверелмәгәе. Россия Сәнәгать-сәүдә палатасы вәкилләре бу көннәрдә шулай дип чаң суга. Илнең зур кибетләрендә дару сатуны рөхсәт иткән закон үз көченә керә калса, сатудагы ялган препаратлар санын арттырып, дару бәяләренең бермә-бер кыйммәтләнүенә китерәчәк, дип тә фаразлый алар.
Әйтергә кирәк, кичә-бүген генә калкып чыккан мәсьәлә түгел бу. Илнең зур кибетләрендә, азык-төлек һәм көнкүреш товарлары белән беррәттән, рецептсыз гына җибәрелә торган дарулар да сата башлау турында сөйләшүләр күптәннән бара. Беренче тапкыр бу тәкъдим моннан әле ун ел элек үк яңгыраган иде. Әмма сүздән эшкә күчү күзәтелмәде. Күптән түгел исә бу мәсьәлә кабат телгә керде. Узган елның августында Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына кибетләрдә дару сату эшенә ныклап керешергә күрсәтмә бирде. Әлеге тәкъдимне Россия Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы белән Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе дә хуплады. Белгечләр фикеренчә, бу яңалык гамәлгә кертелү белән, дарулар сату тармагындагы көндәшлек көчәеп, кайбер препаратлар шактый очсызланачак.
Таякның ике башы булган кебек, яңа закон проектының зыянлы яклары да юк түгел, билгеле. Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Краев, әйтик, кибетләрдә дару сатыла башлау белән, фармацевтика базарында намуссыз сатучылар күбәеп, ялган дарулар саны бермә-бер артачак, дип саный. “Моннан тыш даруларны үз белдеге белән генә сатып алып кулланучылар саны да күбәер дип уйлыйм. Рецепт буенча гына бирелә торган препаратларның да дефицитка әйләнүе бар”, – ди ул.
Германия, Венгрия, Бөекбритания кебек күп кенә Европа илләрендә зур супермаркетларда дару сату гадәти күренешкә әверелеп бара. Дөрес, кибет киштәләрендә тәкъдим ителгән препаратлар саны бик чикле. Алар арасында тамак авыртканнан, агуланганнан кулланыла торган, ибупрофен һәм парацетамол кебек авыртуны баса торган, антисептик ише препаратларны гына очратырга мөмкин. Әлеге төр дарулар 2014 елда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән исемлектә дә бар. Яңа закон гамәлгә керә калса, Россиянең зур сәүдә челтәрендә дә фәкать шундый рецептсыз гына җибәрелә торган даруларны сатып алып булачак, дип ышандыра оешма белгечләре.
Аерма бары шунда: кибетләрдә дару белән сату итү рөхсәт ителгән илләрдә бу эшкә даруханәләрнең эш сәгате кыска булу аркасында каршы килмәсәләр, бездә күбрәк икътисади максатлар күздә тотыла. Әйтик, шул ук Германия, Венгрия кебек илләрдә даруханәләр эш көннәрендә, күп дигәндә кичке сәгать бишкә-алтыга, ял көннәрендә исә көндезге сәгать бергә кадәр генә эшли. Россиядә исә даруханәләр, нигездә, кичке сәгать сигез-тугызларга кадәр хезмәт күрсәтә. Шуңа күрә безнең илдә кибеттә дару сатуга әллә ни зур ихтыяҗ юк кебек, ди фармацевтика тармагы белгечләре.
Аның каравы илнең зур кибетләре бу закон проектын шатланып кабул иткән. Әйтик, илнең иң зур сәүдә челтәрләренең берсе саналган “Магнит” узган елның июлендә үк Краснодар шәһәрендә беренче даруханәсен ачкан иде. Россиядәге тагын бер зур ваклап сату оешмасы да, кибетләрдә дару сату законлы рәвештә рөхсәт ителгән очракта, халык күп йөри торган супермаркетларның касса яннарында 3,3 мең даруханә почмагы ачарга җыенуын әйткән.
Кибеттән дару сатып алыр идегезме?
Зөлфия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Мамадыш районының Катмыш урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы:
– Ризык янында ук дарулар сату дөрес булмастыр, миңа калса. “Ашан”, “Пятерочка” кебек зур кибетләр эчендә болай да даруханә киосклары урнашкан бит инде. Һәр әйбернең үз урыны булырга тиеш.
Илнар ВАФИН, Казандагы даруханәләр челтәре җитәкчесе:
– Бу яңалыкны ишеттек. Түрәләрнең әлеге уңайдан нәрсә эшләргә җыенуын даими күзәтеп барам. Даруларны зур кибетләрдә сатарга рөхсәт итүләре безнең файдага түгел, билгеле. Әмма әлеге закон аркасында, безгә йөрүчеләр кимер дип уйламыйм. Нәрсә генә дисәң дә, сәламәтлек дигәндә, кеше кибеткә караганда, даруханәләргә күбрәк ышана инде. Бүген даруханәләрдәге табышның яртысыннан артыгы рецептсыз җибәрелә торган дарулар хисабына керә. Әгәр бу даруларның бер өлешен бездән алып, кибетләрдә сата башласалар, ничарадан бичара дару бәяләрен арттырырга туры киләчәк.
Илнур ЗАКИРОВ, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты:
– Даруларга карашым тискәре. Аларны бөтенләй эчмәскә тырышам. Ә инде дару сатып алуга килгәндә, алар билгеле бер җирдә, лицензиясе булган урыннарда гына сатылырга тиеш. Ашау-эчү җирендә азык-төлек кенә булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев