Динә Шәкүрова автор яңалыклары
-
Үзизоляция аерылышулар арту белән тәмамланмасмы?
Кытайдагы хәлләр бездә дә кабатланырга мөмкин.
-
Вакытым юк, димәгез... Диспансеризация мең бәладән коткара
Табибка күренергә вакытым юк ише юк-бар сәбәпләргә көн бетә. Хәзер Россиядә диспансеризация белән профилактик медицина тикшерүен кичке вакытта да үтеп булачак. Теләге булган кеше аларны хәтта шимбә көнне дә уза ала. Бу көннәрдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шундый үзгәрешләр кертүне күздә тоткан документ имзалады.
-
Кан яңартканны ярата. Хиҗаманың кемгә зыяны бар?
Бер көнне туганыбыз сүз ара сүз чыгып: “Хиҗама ясаттым әле”, - дип куйды. Колак ишетмәгән бу сүзгә бер сәерсенсәк, аны ничек ясауларын ишеткәч, бөтенләй шаккаттык. “Авыртуга чак түздем. Тик файдасын күрдем. Кулларым сызлаудан туктады. Быел елдагыча сөлек тә салдырып тормаячакмын”, – ди ул бик канәгать булып. Нәрсә соң ул хиҗама? Халык телендә элек-электән “аркага банка кую” дип йөртелгән күренештән нәрсәсе белән аерыла?
-
Төймәң кышка әзерме?
Өй аптечкасын тикшереп алыр чак җитте. Бу көннәрдә журналистлар белән очрашкан Россиянең баш санитар табибы Анна Попова гриппка каршы көрәшне иң элек әнә шул эштән башларга киңәш итте. Ел да әйтелә торган сүзләр, билгеле. Ләкин дөресе дә шул. Авыру һөҗүм итә башлауга, кул астында әле бер, әле икенче дару булмый. Грипп аяктан екмасын өчен, тагын ниләр эшләргә кирәк?
-
Прививка ясатыйммы, балам?
Бала туу белән гаиләдә шатлык-куанычы белән бергә, ата-анадан җитди карарга килүне сорый торган мәсьәләләр дә пәйда була. Сабыйга прививка ясату-ясатмау – әнә шундый четерекле сорауларның берсе. Яшерен-батырын түгел, уртак фикергә килгәнче бу хакта үзебезгә дә шактый баш катырырга туры килде.
-
Азык-төлек һәм көнкүреш товарлары белән беррәттән дарулар да сата башлаячаклар?
Россиядә даруханәләр саны кимергә мөмкин! Шул рәвешле рецепт буенча гына бирелә торган даруларны кулга төшерү дә баш бәласенә әверелмәгәе. Россия Сәнәгать-сәүдә палатасы вәкилләре бу көннәрдә шулай дип чаң суга. Илнең зур кибетләрендә дару сатуны рөхсәт иткән закон үз көченә керә калса, сатудагы ялган препаратлар санын арттырып, дару бәяләренең бермә-бер кыйммәтләнүенә китерәчәк, дип тә фаразлый алар.
-
Авыруны ютәлдән белеп була
Грипп килә, җәмәгать! Роспотребнадзор идарәcе белгечләре бу көннәрдә шулай дип чаң суга. Илнең кайбер төбәкләрендә февральнең беренче көннәрендә үк баш калкыта башлаган вирус бүген инде үз “эше”нә ныклап керешкән. Идарә мәгълүматларына караганда, 29 гыйнвар – 4 февраль аралыгында Россиянең тугыз төбәгендә грипп һәм тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар саны эпидемия чигеннән артып киткән.
-
“Оятсыз” чир оялтса...
Берничә көн элек биш яшьлек улымның чәч төбендә серкәләр күренә башлады. Балалар бакчасында иярткән дияр идең, авырып тору сәбәпле, бала бер айдан бирле өйдә утыра. Даруханәдән тиз генә беткә каршы шампунь алып керүемнең дә әллә ни файдасы булмады. Баштагы серкәләр бер дә кимемәгән кебек. “Бетләдек!” дип табибка барып керергә дә оят. Бетләүне өй шартларында гына тагын нинди ысуллар белән җиңеп була?