Төймәң кышка әзерме?
Өй аптечкасын тикшереп алыр чак җитте. Бу көннәрдә журналистлар белән очрашкан Россиянең баш санитар табибы Анна Попова гриппка каршы көрәшне иң элек әнә шул эштән башларга киңәш итте. Ел да әйтелә торган сүзләр, билгеле. Ләкин дөресе дә шул. Авыру һөҗүм итә башлауга, кул астында әле бер, әле икенче дару булмый. Грипп аяктан екмасын өчен, тагын ниләр эшләргә кирәк?
Анна Попова, өч кагыйдәне төгәл үтәсәң, чирдән куркасы юк, дип ышандыра. Чисталык яратучылар тыныч булсын. Ник дигәндә, баш санитар табиб гриппка каршы иң мөһим чара дип нәкъ менә шул сыйфатны атый. “Кулларны, битләрне даими рәвештә юарга, компьютер клавиатурасын, “тычкан”ын да сөрткәләп торырга онытмаска кирәк. Аларны кемнәр генә тотмый бит”, – ди белгеч. Бала уенчыклары белән дә шул ук хәл. “Авыру кешеләрдән ерак торып, грипп чорында битлек киеп йөрүнең дә файдасы зур. Чирле кешегә бер метр якын торсаң, икенче көнне үзең дә аяктан егылырга мөмкинсең. Авыру кеше йөткергән, төчкергән чакта вирусларның 6 метр ераклыкка кадәр таралырга сәләтле икәнлеген дә онытмагыз”, – ди Попова. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган кешеләр дә чиргә каршы көрәштә отачак дип ышандыра белгеч. Шулай да гриппка каршы иң нәтиҗәле алым дип ул вакцинацияне атый.
Россиядә ел саен грипп һәм кискен тын юлы авыруларын 30 миллионлап кеше эләктерә. Соңгы көннәргә алынган рәсми мәгълүматларга караганда, бүген ил халкының 24 проценты гриппка каршы прививка ясаткан. Татарстанда исә 900 мең кешегә вакцина ясалган. Билгеле булганча, аны теркәлгән урының караган хастаханәдә, эш урынында да ясатырга мөмкин. “Сулыш юллары, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин системасы белән бәйле хроник чирләре булган, йөкле һәм өлкән яшьтәге кешеләрне грипп еш кына иң беренче чиратта аяктан ега. Шуңа күрә бу төркемгә керүчеләргә прививка ясату аеруча зарур”, – ди Попова.
Сер түгел, соңгы елларда күпләр прививка ясатудан баш тарта. Берәүләр моны организмының вакцинаны авыр кабул итүе белән аңлатса, икенчеләре исә прививканың чиргә каршы тору көченә ышанмавын әйтә. “Mail.ru” сервисы уздырган соңгы сораштыру нәтиҗәләре дә шул хакта сөйли. Тикшеренүдә катнашкан респондентларның нибары 37 проценты гына гриппка каршы прививканы нәтиҗәле дип санаган. Прививка ясатучыларның 72 проценты исә әлеге уколдан соң ел дәвамында авырмавын әйткән.
Эпидемиологлар исә гриппка каршы прививкадан соң чирләү һич кенә дә мөмкин түгел дип ышандыра. Дөньядагы барлык вакциналарның штаммлы составы бер үк, ди алар. Сүз уңаеннан, 2018-2019 елларда Россиядә нигездә В штаммлы грипп “чәчәк атар” дип көтелә. Грипп белән авыруның иң югары ноктасы елдагыча гыйнвар-март аралыгына туры килер дип фаразлана. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлегә республикада грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән. Кискен сулыш юллары авыруларын йоктыру дәрәҗәсе дә эпидемик чиктән түбән, ди идарә белгечләре. “Иммунитет барлыкка килсен өчен, атна ярым вакыт кирәк. Шуңа күрә прививканы тиз арада ясатып өлгерергә кирәк. Әле соң түгел”, – диелә идарә хәбәрендә.
Грипп үзен ничек сиздерә соң? Тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, мускуллар сызлый, баш авырта. Алга таба бу билгеләргә йөткерү, томау өстәлергә мөмкин. Грипптан соң организм аеруча сизгергә әйләнә, ди табиблар. Шуңа күрә терелдем дип тизрәк аякка басу бик үк дөрес түгел. Юкса тиз арада төрле авырулар эләктерү, өзлегү очраклары ихтимал. Әле башкаларга йоктыру куркынычы да арта. Грипп аркасында кайбер кешеләрдә пневмония, йөрәк-кан тамырлары авырулары, менингит, колак, авыз куышлыгы авырулары да күзәтелергә мөмкин. Үлү очраклары да бар.
Сүз уңаеннан, табиблар гриппка каршы профилактика чарасы итеп борынга оксолин яки виферон мае да сөртергә киңәш итә. Өйгә кайткач, борын тишекләрен аквамарис белән юдырыгыз. Аллергия булмаган очракта, балавыз да чирне кисәтергә ярдәм итәчәк. Грипп котырган чорда гөлҗимеш, кара һәм кызыл карлыган, балан төнәтмәләре дә файдалы. Сөт ризыклары (эремчек, каймак), аксымлы продукт (балык, йомырка, ит) яратучылар да отачак.
Үзем сынадым
Грипптан имбирле чәй:
Грипп вакытында дару эчкәнем юк. Имбирле чәй булыша. Аны ясау өчен чирек стакан чистартылган һәм угычта уылган имбир өстенә бал агызып, 15 минут сүрән утта тотарга кирәк. Аннары бер стакан чәйгә ярты бал кашыгы имбирле балны салып эчеп, төренеп ятасы. Шуннан да яхшысы юк.
Вәсилә САДЫЙКОВА.
Теләче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев