Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларны гидроциклга коткару жилеты кидермичә утырткан ир-ат үлемгә китерүдә гаепләнә

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Зәй районара бүлегендә 26 яшьлек Д. М.ка карата җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Ул РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 1 нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) нигезендә җинаять кылуда гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, 30 нчы май көнне кичен Зәй шәһәрендә бакчачылык ширкәте янында урнашкан...

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Зәй районара бүлегендә 26 яшьлек Д. М.ка карата җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Ул РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 1 нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) нигезендә җинаять кылуда гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 30 нчы май көнне кичен Зәй шәһәрендә бакчачылык ширкәте янында урнашкан сусаклагыч территориясендә М. яр кырында гидроцикл күреп, хуҗасыннан йөреп килергә сорый. Соңгысы ризалаша, әмма бу вакытта ир-атларга 11-13 яшьтәге өч малай килеп, үзләрен йөртергә үтенә. Аннан соң гаепләнүче, малайларга коткару жилетларын кидермичә аларны гидроциклга утырта. Ниндидер мизгелдә, ярдан 50 метр ераклыкта, гидроцикл янтаеп әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә, М. пассажирлар белән суга килеп төшә.
Гаепләнүче судан ике баланы чыгара, әмма өченчесен коткарырга өлгерми. М. гаебен тулысынча таныган. Тикшерү тарафыннан җитәрлек дәлилләр тупланган, моңа бәйле рәвештә, расланган гаепләү йомгагы белән җинаять эше судка тапшырылган, дип хәбәр итә Россия ТКның ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев