3 июль 2015 яңалыклары
-
Полиция хезмәткәрләре “бронза”лы булды
Америкада полиция хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр арасында дөньякүләм турнир узды.
-
Үлән чапканда бер ирне ток суккан
Фаҗига кичә булган. 30 яшьлек егет өй янында электр чапкычы белән үлән чаба. Ул яланаяк була. Көтмәгәндә яңгыр башлана. Егет эшләвен дәвам итә. Нәтиҗәдә аны ток суга. Егет ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үлә. Үлемгә китергән төгәл сәбәп мәгълүм түгел әлегә. Ул яшен сугу да, электр тога сугу да булырга...
-
Балаларны гидроциклга коткару жилеты кидермичә утырткан ир-ат үлемгә китерүдә гаепләнә
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Зәй районара бүлегендә 26 яшьлек Д. М.ка карата җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Ул РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 1 нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) нигезендә җинаять кылуда гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, 30 нчы май көнне кичен Зәй шәһәрендә бакчачылык ширкәте янында урнашкан...
-
Мондый болытларны күргән юк иде әле
Биш минут эчендә Балтач районы авылларына дистәләрчә миллион сумлык зыян килде. Дүшәмбе көнне төш алдыннан Балтач районы авыллары шомлы караңгылыкка чумды. Көньяктан көнбатышкача бөтен күкне каплап алган болытлар куркыныч төстә, бик кызу тизлектә килде. Арага "кереп кысылган", күктән җиргә тоташкан сәер ак полоса үзе үк күңелдә хәвефне арттырды. Давылдан соң...
-
Үстергәнне сатасы да килә бит авыл халкына
Сала кешесе ничек тә булса дөнья көтәргә өйрәнгән инде. Файдасы булмасмы дип сыерын да асрарга тырыша, симертү үгезен дә тота, яшелчәсен дә үстерә. Район үзәкләренә, шәһәрләргә барып та сату итеп карый. Яшел Үзән районының Олы Яке авылында гомер итүче Нәҗмиевләр 12 гектар пай җирләрен рәсмиләштереп, үзләре өчен эшләргә тырыша. -...
-
Иҗат булган җирдә табыш та бар
Эшне буш җирдә башлап та уңышка ирешергә була. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин әнә шундый фикердә. Аның эшенә күз салсак, моның шулай булуына ышанырга була. Ул җитәкчелек камытын кигәндә филармониянең үз концерт залы да юк иде әле. Бүген залны зурайту эшләре бара. Зур концерт залы төзү ихтималы...
-
Җиде кат үлчәп, бер кат өйлән
Бер көнне кибеттә дустым Ләйләне очраттым. "Кызыма бер банан һәм алма алам. Балалар бакчасыннан алганда, сөендерим әле", - дип сүз башлады ул. Шактый гына сөйләшеп тордык. Ләйлә гаиләсе белән Казанда яши. Үзе ашханәдә эшли. Сыеныр почмаклары да эшеннән ерак түгел - тулай торакта 12 квадрат метрлы бүлмәләре бар. Кызына биш...
-
Нияз Җәләлов туган көнендә ифтар уздыра
Җырчы Нияз Җәләлов җәйне Казанда һәм туган ягы - Әлки районы Бибай Чаллысы авылына кайтып, эшләп, шунда ял итеп үткәрә. Чит илгә барырга, гомумән, яратмавын белдерде. Җырчы үзе, тормыш иптәше һәм хәтта балалары да ураза тота икән. Нияз еш кына дусты, җырчы Илсаф белән мәчеткә ифтарга йөри. "Ураза тотуның беренче...
-
Республикабызның иң өлкән кешесенә 109 яшь тулды
Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин Татарстанның иң өлкән кешесе - 109 яшен тутырган Кадерниса Шәфигуллинаны тәбрикләде. Кадерниса әби Зәй районындагы бер авылда дөньяга килгән иртә яшьтә ятим калу аркасында балачагы балалар йортында узган. Шуннан аны Сарман районыннан бер гаилә кызлыкка ала. Кияүгә чыккач ире белән Свердловск өлкәсенә күченә...