Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үстергәнне сатасы да килә бит авыл халкына

Сала кешесе ничек тә булса дөнья көтәргә өйрәнгән инде. Файдасы булмасмы дип сыерын да асрарга тырыша, симертү үгезен дә тота, яшелчәсен дә үстерә. Район үзәкләренә, шәһәрләргә барып та сату итеп карый. Яшел Үзән районының Олы Яке авылында гомер итүче Нәҗмиевләр 12 гектар пай җирләрен рәсмиләштереп, үзләре өчен эшләргә тырыша. -...

Сала кешесе ничек тә булса дөнья көтәргә өйрәнгән инде. Файдасы булмасмы дип сыерын да асрарга тырыша, симертү үгезен дә тота, яшелчәсен дә үстерә. Район үзәкләренә, шәһәрләргә барып та сату итеп карый. Яшел Үзән районының Олы Яке авылында гомер итүче Нәҗмиевләр 12 гектар пай җирләрен рәсмиләштереп, үзләре өчен эшләргә тырыша.

4-1
- Арадашчыларсыз эшлисе килә, - ди Нәҗмиевләр


Җәй буе бер гектарлап бә­рәңге, 30 сутый кәбестә, 10 сутый чөгендер белән кишер үстерә алар. Җирне трактор белән эшкәртәләр, ә утыртуы кулга кала. Бөтен туган-тумача җыела бу вакытта. "Трактор буразна сызып, бәрәңгене кулдан утыртканда буш урыннар калмый. Тырмаларга да була. Ике-өч тапкыр тырмаласаң, чүп үләннәр азрак була", - ди гаилә башлыгы Илдар. Печәне дә үзләренеке. Ике сыерлары, берничә баш симертү тер­лекләре бар. Үзләре җитеш­тер­гәнне Казан базарына барып сатарга тырышалар.


- Юдино базарында безне белеп бетерделәр инде, - ди Илдар. - Кышкы чорда шимбә-якшәмбе көннәрендә гел базарда. Сату итү елдан-ел авырлаша. Инде бүгеннән үк быел ничек булыр дип куркып торабыз. Урамда сатарга рөхсәт итми башладылар. Дөрес, без үстергәнне авылга ук килеп җыючылар бар, әмма аларга тапшыргач, безгә нинди файдасы калсын? Җәй буе тилмереп үстергәч, арзанга бирәсе килми шул.


Кышкы чорда кәбестә белән бәрәңгенең килосы базарда 35 сумга кадәр күтәрелгән. Мөмкин­легең булса, үзең саклап, кыш айларында сатуың табышлырак дигән фикердә авыл халкы. "Алыпсатарлар килеп 5 сумга кәбестә ала да, базарга барып, шуны 10 сумга сата, - ди якелеләр. - Җәй буе эшләгән авыл халкына да шул 5 сум, бер авырлык күрми теген­нән монда күчереп куйган алыпсатарга да табыш - 5 сум".


Сала халкын авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең түбән булуы борчый. Тиешле хактан алсалар, базарга барып сатмас идек, ди алар. Бүген авылда сөтне 13 сумга җыялар, ә шәһәргә барып саткан очракта, 3 литры - 120 сум.
- Базарга бардым да кыйммәт бәягә саттым гына түгел, неч­кәлекләре бар инде. Бер төрле товар белән генә барсаң, сату бармый. Кыйммәт куйсаң да алмыйлар. Төрлесеннән алып барабыз - яшелчә, сөт, каймак, эремчек. Бөтенесе үз хуҗалыгыбызда җитештерелгән. Даими клиентларыбыз бар. Шулар белән эш итәбез. 10 еллап сату иткәч, таныйлар. Мин продукцияне әзерләп җибәрәм, ирем сата, - ди хуҗабикә Эльмира.


Якелеләр базарга килә икән, 20 градуслы салкын көндә дә алардан курыкмыйча яшелчә алалар. Чөнки беләләр, бу авыл халкы начарны алып килми. "Идән астыннан чыгаргач, башта өйгә кертеп җылытабыз, юрган белән каплап, төреп Казанга алып барабыз", - ди Нәҗмиевләр. Җәй­ге чорда базарга йөрергә вакытлары юк. Клиентларын югалт­мас өчен балалары илтеп бирә. Би­редә һәр йортта берничә баз казылган. Кышын яшелчә сакласалар, җәен сөт тоталар, моның өчен кар салалар. Анда сөт яхшырак саклана дип аңлатты алар.


- Без җитештергәнне кая куярга инде, алучы юк дип әйтми­без, халык ала, әмма сату мөм­кинлеге булмау күңелне борчый. Дөрес, Агропромпарк ачылды, әмма анда Юдинода яшәүче әби­ләр сөткә бармый инде. Һәр базарга шәхси хуҗалыкта җитеш­терелгән товарны сатарлык урын булдырсалар иде, - дигән теләкне җиткерә алар.

P.S. "Авыл капкасы"ның киләсе чыгарылышында авыл халкын борчыган җитештерү, урнаштыру проблемалары хакында белгечләр фикере урын алачак.

("Ватаным Татарстан", /№ 95, 03.07.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев